Ринат Таҗетдинов: Театрдан китүе бик авыр

2015нче ел азагында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов “Алтын битлек-2016” илкүләм милли театр премиясе лауреаты исемен яулады. Ул әлеге абруйлы бүләккә “Театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен” дигән номинациядә лаек булды. Ринат әфәнде белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

Ринат Таҗетдинов: Яшь чагымда ничава егет идем...

 Дуслары яратып аны “Таҗи” дип йөртә, шулай дип эндәшә икән. Таҗи… Бабасы Таҗетдиннең исемен кыскартудан килеп чыккан. Кушамат ук булып бетмәсә дә, ятышып тора үзе. Исем кешенең асылын, ниндидер илаһи-сакраль хасиятен билгели. Кушамат исә шулай ук адәм баласының үзенчәлеген ачып бирергә сәләтле. Дуслары Ринатны Таҗи дип “олылау” белән үзләре дә сизмәстән, аңа бәхетле, таҗлы киләчәк әзерләгән. Бүген Ринат Арифҗан улы Таҗетдинов чын мәгънәсендә  татар театрының таҗы булып тора.

Татарстанның Чүпрәле яклары табигате үзе үк моңлы җырны хәтерләтә. Ренат абый туган ягыннан Казан консерваториясенә укырга керү нияте белән чыгып китсә дә, нота танымаган, әле җитмәсә, “цекелдәп” торган мишәр авылыннан килгән егетне аннан кире борып чыгаралар.Язмыш Ринатка икенче бер олуг вазифа йөкләгән икән: үз вөҗүдеңне драматург уйлап тапкан образ өчен җирлек итә белү. Икенче төрле әйтсәк, кеше фикерен, табигатен үзеңнеке итәргә өйрәнү. Җае да чыгып куя: 1956 елда татар академия театры өчен милли кадрлар әзерләү максатыннан, Мәскәүдә беренче тапкыр Татарстаннан студентлар җыеп укытырга ниятлиләр. Щепкин исемендәге Югары театр училищесында белем алырга дип төрле авыллардан җыелган бер төркем яшьләр арасында Чүпрәле районының Кече Чынлы авылыннан Ринат исемле егет тә була.

Алар зур өметләр баглап Югары театр училищесында сәхнә серләрен үзләштерергә керешә. Авыллардан җыелган яшьләрнең Россия башкаласында укый башлавы — ул заман өчен акылга сыймаслык бәхет һәм мөмкинлекләр. Бу хакта щепкинчылар үзләре дә бик еш искә ала…

Ринат Таҗетдинов бәхетле сәнгатькәрләрдән – ул ярты гасырдан артык иҗат гомерендә кайнар темпераментка ия, киң диапазон сорала торган саллы төп рольләрне башкарды; тирән мәгънәле тарихи һәм үзенчәлекле замана геройларының образларын тудырды. Режиссер нинди рольне ышанып тапшырса да, ул аны тамашачы мәхәббәтен яуларлык итеп, төбенә төшеп, эзләнеп башкара. Аның иҗат биографиясендә романтик, комик, тетрәндергеч, тарихи образларны санап бетерерлек түгел. Үзенә генә хас эчке хис-кичерешләре, табигый җан җылысы белән тамашачыны үз дөньясына бөтереп алып кереп китә белүенә тамашачылар гына түгел, театр цехындагы хезмәттәшләре дә, тәнкыйтьчеләр дә инанган инде.

– Ринат абый, актерны үзенең башкарган рольләре белән бутау гадәте бар. Сезнең иҗат дәверегездә андый  вакыйгалар булмадымы?

– Артистның тормышы кеше күз алдында, аңа сәхнәдә дә карыйлар, тормышта да күреп торалар. Әллә нинди талантлы артист булсаң да, гел-гел баштан сыйпап кына да тормыйлар: тәнкыйтьлиләр дә, сүккәлиләр дә, берәр тискәре роль башкарсаң, яратмаска да мөмкиннәр! Фатыйма Ильская, мәсәлән, тискәре, ямьсез образларны гәүдәләндерүдән һәрчак баш тарта: “Юу-у-у-к! Бөкре хатынны уйнарга, мин бит чибәр хатын!” — дия торган иде. Актерны, чыннан да, башкарган роле белән бутау гадәте бар. Әйтик, безнең бөек актерыбыз Шәүкәт Биктимеровны “Әлмәндәр карт” дип атап йөрттеләр. Халык күңеленә ул шулай кереп калды да. Бервакыт аңа режиссерыбыз Фәрит Бикчәнтәев Лир патшаны уйнарга тәкъдим итте. Ләкин Шәүкәт абый: “Юк инде, мин шул Әлмәндәр булып калыйм”, — дип баш тартты. Шәхсән мине Туфан Миңнуллинның “Моңлы бер җыр”ындагы Муса Җәлил образы өчен якын иттеләр. Ул әсәр безнең театрда гына куелды. Аны, әлбәттә, куярга талпынучылар да табылды, тик булдыра алмадылар. Никтер миңа Мусаны уйнавы бик рәхәт булды. Шунысы да бар бит әле: элегрәк Җәлил шәхесенә сакчыл караш яшәде. Муса Җәлил образы минем каныма сеңде. Җәлил белән бергә эшләгән кешеләр, язучылар минем тышкы кыяфәтемне дә Мусага охшата иде.

– “Сүнгән йолдызлар”дагы Мәхдүм образын ничек үзегезгә якынайта алдыгыз? Сезнең башкаруда ул телевидение фондында да саклана. Татар тамашачысы өчен бу эталон уен диясе килә…

– Чыннан да, театр сәнгатен сөючеләр күңеленә бу образым аша кереп калуыма да шатланам. Һаман искә алалар икән, бик сөенечле хәл. Бу рольне олыгайганчы башкардым: спектакль сәхнәдә егерме еллап баргандыр. Образны физик яктан да биреп бетерүе авыр, өстәвенә, җырларга да кирәк. Кайберәүләр аны тискәре образ ди. Ләкин ул алай түгел, Мәхдүм — мулла малае, гарип булгач, аңардан кызлар курка. Гариплегеннән нык ояла, ләкин нишләсен, йөрәкне тыеп буламыни, ул Сәрвәргә үлеп гашыйк. Халык та аны шуңа күрә үз итте, уңай образ итеп исендә калдырды. Юкка гына биш йөз тапкыр уйналмагандыр инде!

Ринат Таҗетдинов

– Ринат абый, сез — киң диапазонлы актер. Моның чишмә башы Мәскәүдә укыган чордан киләме әллә сезне театр үзе шулай шомарттымы?

– Мәскәүдә безнең укытучыбыз бик шәп иде — Михаил Николаевич Гладков. Яһүд кешесе, гаҗәеп талантлы, тәртипле шәхес иде ул. Соңрак та очрашып тордык, Казан аркылы каядыр барса, каршы алып озатып кала идек. Актерны бит укыган чакта гына шәп артист итеп әзерләп булмый. Аны тормыш үзе чарлый, шомарта. “Сез уйнарга өйрәнерсез, сезнең театр — актерлар театры, милли театрлар арасында да иң көчле артистлар сездә”, — ди торган иде остазыбыз. Дөресен генә әйткәндә, ул безне яшәргә, чын кеше булырга өйрәтте. Тормыш хикмәтләренә дә төшендерде, акыл бирде. Берара бокс белән шөгыльләнә башлаган идем. Көчле егет буласым килгәндер инде, күрәсең. Бер тапкыр минем яңакка бик каты “ямадылар” да, аңымны җуеп егылдым. Репетициягә бара алмагач, хәлемне укытучыга җиткергәннәр. “Анда тагын барсаң, Казаныңа кайтып китәсең!” – диде ул. Шулай да, Мәскәүдән әзер артист булып кайттык, дип әйтүе читен, без биредә чарландык. Бөек артистларыбыздан күреп, үзебезне сәхнәдә тотарга өйрәндек. Алар әллә кайларда укымаса да, табигать тарафыннан бирелгән талантлары белән дан тоталар иде. Безнең уңышлар режиссерыбыз Марсель Сәлимҗановка бәйле. 60нчы еллардан башлап, 2000 елларга кадәр Камал театрында “Марсель эрасы” булды.

– Сез беркайчан да рольсез утырган актер түгел, гел иҗатта булгансыз. Шулай да, Татарстан Театр әһелләре берлеген дә озак еллар җитәкләдегез…

Әйе. 90нчы елларда саклап та калдык әле без аны. “Әйдәгез, Мәскәү белән араны өзик”, диючеләр булды. Шул вакытта Марсель Сәлимҗанов белән моңа каршы чыктык. Бинабызны да саклап кала алдык, Мәскәү белән араны да өзмәдек, чөнки театр — үз казаныңда гына кайнауны өнәми. Мәсәлән, Молдавиянең театры Мәскәүдән аерылды. Үзе генә калды һәм …театр бетте. Аралашырга, барып уйнарга, тәнкыйтьчеләр чакырырга бернинди күпер калмый бит инде. Рус театры, ни генә әйтсәк тә, иң алдынгы театрларның берсе. Алар белән аралашмасак, киңәшләшмәсәк, без дә алга китә алмыйбыз. Берлек әнә шуңа кирәк тә инде! “Ринат белән Марсель русларны яклый” дигән сүзләрне ишетсәк ишеттек, ләкин Актерлар йортын һәм Театр әһелләре берлеген саклап калдык. Сугышта катнашкан артистлар өчен бүләкләрне дә Мәскәү аша юллап ала идек. Монда ярдәм итәргә бик атлыгып тормадылар.

– Соңгы елларда актер һөнәренең дәрәҗәсе төшә кебек, әллә талантлар кимиме — гомер буе сәхнә тоткан шәхеснең бу уңайдан фикерләрен беләсе килә…

– Юк, абруе төшмәде, төшмәс тә, Алла боерса. Безне яшь чакта куркыталар иде: имеш, олы артистлар картаеп үлеп бетә дә, театрда уйнарга кеше калмый. Фатыйма Ильская, Гәүһәр Камаловалар киткәч, кем кала инде, дип кайгырыштылар. Менә бит, табылды! Бездән соң да шулай булачак. Мин бик шатланып әйтә алам: безнең яшьләребез арасында талантлар бар. Әллә ниләр уйлап чыгарып, кирәкми дип, театрны сызып кына ташламасыннар. Ул вакытта инде зур фаҗига булачак. Театр начарлыкка өйрәтми, Тукаебыз әйтмешли, “яктылыкка, нурга илтә!”

– Ринат абый, сезгә еллар әллә ни кизәнә алмаган, яшь егетләр кебек балкып торасыз. Яшь вакытта артыгыздан кызлар өерләре белән йөргәндер…

– Андый хәлләр дә булды. Яшь чагымда ничава егет идем. Чыңгыз Айтматов әсәре буенча куелган “Гүзәлем Әсәл” спектаклендә (режиссеры — Ташхуҗа Ходжаев) Наилә Гәрәева, Шаһсәнәм Әсфәндиярова белән бергә уйныйбыз. Барыбызның да яшь һәм матур чакларыбыз. Наилә ханымның артыннан егетләр калмый. Минем арттан да кызлар ияреп кайта. Берничә ел рәттән бер кыз бала ияреп йөрде. Туктап: “Артымнан йөрмә, минем гаиләм бар. Спектакльләргә генә килә аласың”, — дим. Кызлар, әлбәттә, сәхнәдәге образга гашыйк була, шәхсән үзеңне белми бит ул. Сәхнәдә мәхәббәт образларын башкарган вакытта: “Сез партнерыгызга гашыйк буласызмы?” — дип сорау бирәләр. Алай булмый ул. Кинода, бәлки, бу мөмкин хәлдер, чөнки анда барысы да ачыктан-ачык, чын булырга тиеш. Мәсәлән, үбешәсең икән, чынлап үбешергә туры килә, ә театрда күп нәрсә хәйләгә корылган бит. Наилә белән безнең хакта да “Әһә, болар бергә икән, тормышта да бер-берсен ярата икән”, дигән сүзләрне еш ишеттерәләр иде. Тормышта гашыйк булмасаң да, тамашачыны ышандырыр өчен, сәхнәдә чын гашыйкны уйный белергә кирәк.

– Мәскәү сезгә белем генә түгел, гомерлек тормыш юлдашы, хатын да биргән кала бит әле… Сездәй гайрәтле ирне “йөгәнләп” торуы аңа җиңел булмагандыр?

– Яшьрәк вакытта эшеннән елап кайткан чаклары да булмады түгел. Телевизордан да мәхәббәт геройларын уйнаган спектакльләрне күрсәтәләр. “Ничек син бөтен Татарстанга кызлар кочаклап күрсәткән ир белән торасың?” — дип теңкәсенә тияләр икән. “Син, давай, аларга җавап бирергә өйрән”, — дия торган идем. Бервакыт өйдә телефон шалтырый. Берәү: “Хатыныгыз яныгыздамы?” – ди. “Янымда”, — дип, трубканы Рәйсәгә суздым. Ә телефоннан хатын-кыз тавышы ишетелә: “Рәйсә ханым, минем бит Ринаттан балам бар!” Ә хатыным мишәр белән яши-яши шомарган, җавабын шунда ук бирде: “Молодец икән, сезгә дә көче җиттемени? Кара, нинди гайрәтле ир белән торам икән мин. Бик яхшы булган!” — ди. Мондый җаваптан соң, гаилә бозарга теләүченең сүзе бетте.

– Сез бер дә “Баскетболист”тагы Сократка охшамагансыз. Тормышта конкрет ир кебек тоеласыз. Әмма бу героегызга карата эчке хөрмәт уяна…

– Бу — Марсель Хәкимовичның соңгы спектакле. Мансур Гыйләҗев “Баскетболист”ны, автор буларак, үзе язганча гына куйдырырга теләсә дә, режиссер аңа идея өстәде, татарлыкны алга сөрде, сәясәтне дә чеметеп алды. Образым шактый катлаулы иде. Сәхнәдә миңа йөгереп йөрергә, гел хәрәкәттә булырга туры килде. Залда кайберәүләр: “Бу Ринатыгыз күптәнге артист бит инде, ничек шулай йөгереп йөри ала соң ул?” — дип пышылдаша икән. Ролемне бик яратып башкардым, аннан тәм таба идем. Ул Марсель биргән соңгы роль буларак та кадерле. Ә тормышта, чыннан да, мин бик гади, тыныч кеше. Шуны да әйтәсем килә: мин — бик бәхетле артист. Теләгән рольләрне уйнадым. Әлбәттә, бөтен шәп образларны да башкарып бетереп булмый. Укыган чагымнан ук Шекспирның “Отелло”сын уйнарга хыялланган идем…

– Театр тарихыннан билгеле булганча, лицедейларны, актерларны һәм шул һөнәргә якын кешеләрне үлгәннән соң, зират коймасының тышкы ягына күмә торган булганнар. Валентин Гафт та изгеләрне уйнап җаныбызга гөнаһ алабыз, ни өчен актерлар иҗат газабында янарга әзер соң, дигән сорау куя. Чыннан да, актер һөнәре нәрсәсе белән җәлеп итә икән? Газаплы хезмәт бит.

– Театр шундый нәрсә — ул шулкадәр үзенә җәлеп итә. Роль алганнан соң сабый кебек куанасың, ә аннары ничек уйнарга, сәхнәдә үзеңне ни рәвешле тотарга, авторлар теләген ничек халыкка җиткерергә дигән газаплы иҗат процессы башлана. Актерның фантазиясе бай, зиһенле, түземле, хезмәт яратучан булуы бик мөһим. Әле бит талантны, дан-шөһрәтне күтәреп тору сәләте дә кирәк. Күкрәк сугып, чәчелә башласаң, бик тиз юкка чыгасың. Егерме җиде яшемдә Г.Тукай бүләге бирделәр, кая анда масаеп йөрү, киресенчә, уңайсызландым, иптәшләрем ни әйтер, алар лаек санармы, дип уйлый идем.

– Театрдан китәсе килгән чакларыгыз булмадымы?

– Театрдан китүе бик авыр. Бик талантлы артистларның эштән киткәне булды, кайберләре эчүгә сабышып, газапланып юкка чыкты. Яшьрәк вакытта минем дә китү турында уйланган чакларым булды. Балабыз тугач, тормыш итүләре кыенлашты. Балага сөт алырга да акча җитми башлагач: “Мине Мәскәүгә җибәрегез”, — дип министр янына кердем. Ләкин китәргә туры килмәде. Хатыным да: “Мәскәүгә китсәк, русча да начар, нишләрсең, театрсыз үләчәксең бит”, — диде. Чуаш якларындагы мишәр авылында үскән малай, революция булмаса, Мәскәүгә барып укый алыр идеме икән? Шул хакта еш уйланам. Әтием бик акыллы, зирәк кеше булган, ул безне кыйнап-кыйнап укыта иде: “Мин исән чакта укыгыз!” — ди торган иде. Аллага шөкер, алтыбыз да югары белем алдык.

Бәйле