Гөлсирин Абдуллина тавышын ничек саклый?

13 гыйнварда җырчы Гөлсирин Абдуллинага 23 яшь тулды. Аның бүген «урак өсте»: Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының икенче курсында белем алучы җырчы җиң сызганып имтиханнарга һәм 2 мартта узачак концертына әзерләнә. Тик гөнаһ шомлыгына каршы, Гөлсирин салкын тидергән. Җырчы тавышын ничек саклый икән?

— Туңдырма, көнбагыш һәм чикләвекне, гомумән, ашамыйм. Алар тамакка утырып, тавышны боза. Файдалы үләннәр белән дәваланырга тырышам. Бу чорда бигрәк тә авырырга ярамый, чөнки концертка әзерлек — минем өчен иң мөһиме. Халык каршында чыгыш ясау — үзе зур имтихан, шуңа күрә бик куркам.

— Концертың «Гөлсирингә — өч кияү!» дип атала. Нәтиҗәдә, кайсы егетне сайлыйсың?

— Концертта Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды белән хезмәттәшлек итүче егетләр — Азат Абитов, Артур Шөгәепов, Рәнис Габбазов катнаша. Тамаша диалогка корылган, мини-спектакль кебек узачак. Ә инде кемне сайлавым әлегә сер булып калсын. 2 мартка кадәр районнар буйлап чыгыш ясарга исәп. Иң беренче концертым 16 февральдә туган ягымда — Мамадышта узачак. Моннан тыш, «Агыйдел буйлары» исемле җырга клип төшерергә җыенам.

Ваһапов фестивале лауреаты Гөлсирин 2015 елда Казанда тамашачылар соравы белән ике концерт куйган иде. Тамашада аның гаиләсе, иҗатташ дуслары, мөгалимнәре, йөзләгән тамашачысы катнашты.

Бәйле