«Татарстан» радиосы – FM ешлыкта

Россия матбугаты көнендә, «Татарстан» радиосы FM ешлыгында сөйли башлады. Моңа кадәр кыска дулкыннарда сөйләгән радионы күпләр тыңлый алмый иде. Хәзер яраткан тапшыруларны 99,2 FM ешлыгында тыңларга була.

«Татарстан» радиосы шеф-редакторы Йолдыз Крепостина әйтүенчә, тапшырулар УКВ ешлыгында чыкканда, күп тамашачы сыйфаттан канәгать булмаган, кайбер районнар радионы тыңлый алмаганнар. Хәзер исә аны Казанда гына түгел, Татарстанның башка районнарында да ишетергә мөмкин булачак. Әйтик, Балтач, Кайбыч, Арча районнарында тамашачы сыйфатны бәяләргә өлгергән дә инде. Ел дәвамында «Татарстан» радиосы FM ешлыкта бөтен республиканы колачларга ниятли.

Бәйле