Илһам Шакировның популяр биш видеосы

15 февральдә татар халкының бөек җырчысы, халык артисты, Тукай премиясе лауреаты Илһам Шакировка 81 яшь тулды. Казанның филармония залында кичен аңа багышлап концерт үтә.

Укучыларыбыз беләдер, Илһам Шакиров турында күп легендалар йөри. Шуларның берсе – аны Мәскәүгә эшкә чакыру белән бәйле. Имеш, Мәскәүгә эшкә кыстагач, җырчы чакыруга ризалык та бирмәгән, әмма кире дә какмаган. Бу турыда композитор Рөстәм Яхин ишеткән дә “Китмә, сандугач”ны иҗат иткән дигән сүзләр йөри. Илһам аганың әлеге җырлары интернетта бар, без шуларның популяр биш видеосын тәкъдим итәбез, аларның кайберләрен Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев та яратып тыңлый.

  • Илһам Шакиров «Ай янында якты йолдыз»

  • Илһам Шакиров «Сандугач»

  • Илһам Шакиров «Авыл көе»

  • Илһам Шакиров&Шакур “Бик еракта идек”

  • Илһам Шакиров «Саумы, кояш»

Бәйле