Рөстәм Миңнеханов хатын-кызларны котлап урамда чәчәкләр өләшкән? [видео]

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдә 8 март — халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан котлау видеосы чыгарды.


Казан урамнарындагы гүзәл затларга, кыз балаларга кемдер чәчәк өләшә. Хатын-кызлар әлеге чәчәк бирүчедән йөзләре балкып китә, ояла, елмая башлыйлар. Читтән караганда бу видеода президент Рөстәм Миңнеханов үзе чәчәк биреп йөри дигән уй туа. Һәрхәлдә бик җанлы, җылы, матур котлау килеп чыккан!

Бәйле