Рамил хәзрәт Юныс та күптән түгел олы кызын кияүгә бирде. Бу вакыйган хакында тәфсилләп «Акчарлак» газетасы журналисты Энҗе Басыйрова Рамил хәзрәт белән әңгәмә кора. 

 – Рамил хәзрәт, кызыгыз Айсылуны башлы-күзле иттегез. Үзегез күп яшьләргә никах укучы хәзрәт буларак, газиз балагызны кияүгә биргәндә нинди хис кичердегез?
– Үз гомеремдә беренче мәртәбә яшьләрнең кавышу мәҗлесендә никах укымадым. Чөнки хәзрәт үзенең кызына никах укый алмый. Әлбәттә, тойгылар, кичерешләр дә башка. Баласының никахы әти-әни өчен күңелле һәм шул ук вакытта бераз моңсурак мәҗлес. Әмма ямансулыкка караганда шатлык-куанычы күбрәк. Бала өлгергәч, балигълык яшенә җиткәч, кулын лаеклы кеше сорап килгән икән, кызны бирү хәерле. Әлбәттә, борчыласың инде.
Бу юлы никахны чын мәгънәсендә йөрәгем аша уздырдым. Үземнең кызны кияүгә биргәннән соң, башкаларга никах укыганда да бүтәнчәрәк карый башладым. Элек төп игътибарны кияү белән кәләшкә юнәлтсәм, хәзер әти-әниләрнең күңелен күрергә тырышам. Әлбәттә, туй ул яшьләр тормышында бер мизгел генә. Аның дәвамы хәерле булу мөһим. Балалар матур яшәсә, яхшы хәбәрләр җиткезеп торса, шатланасың.
– Булачак кияүне нинди принципларга карап сайладыгыз?
– Кызым бервакытта да минем сүздән чыкмады, “әти, син ничек әйтсәң, шулай була”, диде. Аның кулын сорап килгән күп егетләр белән танышкач, аралашкач, “кызым, моның бу ягы җитешми, теге ягы болайрак”, дип үз фикеремне белдерә идем. Минем принцип гади: иманлы, һөнәрле һәм уйлый белә торган кеше булсын. Кесә калынлыгы, нинди машинада йөрүе, әти-әнисенең дәрәҗәсе мөһим түгел. Шулай ук егет кыздан интеллектуаль яктан өстен торырга тиеш. Хатын-кыз теләсә нинди ир-атка ярак­лаша, ә көчле затлар алай эшли алмый.
Хатыны өскәрәк күтәрелеп китсә, аларның холкы, карашы, мөнәсәбәте үзгәрә. Булачак киявебезне беренче мәртәбә күреп сөйләшкәч, “кызым, дөньяда мондый егетләр дә бар икән әле”, дидем. Күзгә туры карап, ихластан сөйләшүе ошады. Бик тырыш. Югары уку йортын яхшы билгеләргә тәмамлап, шунда ук аспирантурада укыган, эшләгән дә. Өйләнгәнче үк яшәү урынын кайгырткан, җиһазландырган, суыткычка кадәр алып куйган. Ягъни гаилә корырга әзерләнгән. Әти-әнисе сыртыннан яши торган түгел икәне күренеп тора.
– Өйләнешкәч, бергә оя коргач, барысы да була дисәләр дә, ир-егет камыт кигәнче үк ничектер үзенең булдыклы икәнен расларга тиешме? Әйтик, аның ниндидер матди байлыгы да моңа ишарә ясый ала.
– Күп хатыннарга ир-атның булдыклылыгын алдан күрү сәләте хас. Кайбер егетләрнең бернәрсә, әйтик, машинасы, фатиры юк ди, ә тырышлыгы бар. Бу – яхшы сыйфат. Икенчеләрендә әти-әнисе алып биргән бөтен нәрсә була, тик үзенең кулыннан эш килми. Кызлар тырыш, җиң сызганып эшләгән, гаилә корырга, балалар үстерергә омтылган кешене сайласа, ялгышмас дип уйлыйм. Күктән төшкән, җиңел килгән әйбернең кадере булмый.
Яшәргә фатиры, йөрергә машинасы бар, мине мәшәкатьсез тормыш көтә дип уйлаган туташлар ялгыша. Андый очракта проблема икенче төрле рәвешкә керә. Кешенең тәрбиясенә, эчке халәтенә карарга киңәш итәр идем. Булачак кияүнең әти-әнисе белән танышу да зур тәҗрибә бирә. Гаилә кору, кияү белән киленнең хәерле булуы – Аллаһы Тәгаләнең бүләге. Моңа дога кылып ирешергә кирәк. Догадан да көчле әйбер юк. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә өметләнү зарур. Барысы да аның кулында.
– Бүгенге җәмгыятьтәге шартлардан чыгып карасак, хәзер яшьләр ничә яшьтә аңлы рәвештә, ныклы гаилә корырлык булып өлгерә?
– Һәркемнең өлгерү яше төрле бит. Кемдер тормышның авырлыгын күреп үсә, 20 яшьтә 40 яшьлекләр кебек фикерли. Икенчеләр 40тан узгач та үзләрен бала төсле тота. Хәзер күп кенә 30 яшьлек егетләр һаман уйнап-көлеп йөри, ә яшьтәшләре икешәр бала үстерә. Шуны искәртү мәслихәт: егетләрнең кызларга чәчәк, бүләк биреп, мәхәббәт хатлары язып, сайрап йөрүе – бер, ә гаилә алып бару икенче нәрсә. Кайчак кызлар егет чәчәк бүләк итсә, тормышымны да гөлгә күмәчәк дип уйлый. Чынлыкта киресе булуы да ихтимал. Психологлар да бит кайбер егетләр очрашып йөрү өчен яхшы, икенчеләре гаилә тормышында әйбәт, ди. Бу күпкырлы асылташ кебек инде. Шуңа да күзне ныграк ачып, тикшереп карарга кирәк.
– Тикшереп карауның нинди серләре бар соң?
– Без булачак кияүне кунакка чакырдык. Ул көнне туганнар да “үтеп барышлый” чәй эчәргә кереп чыкты. Аннары барыбыз бергә фикер алыштык. Каршы килгән кеше булмады. Эшнең башында шул рәвешле кечкенә генә мәҗлес оештырып алу күп нәрсәгә нокта куярга ярдәм итә. Алайса, кайбер егетләр өйгә кергәндә үк капка төбендәге машина маркасын яки өстәге күлмәкнең фирмасын карый. Шуннан нәтиҗә ясыйсың инде.
– Хәзер әти-әниләрдән еш кына “өйләнергә яки кияүгә чыгарга ашыкма, гаилә качмый ул, койрыгың бозга ябышканчы рәхәтләнеп яшәп кал”, дигән сүзләрне еш ишетәбез. Әти-әни ничә яшьтән баласын “ирекле йөзүгә” җибәрергә, гаилә корырга үгетли башларга тиеш?
– Кызыма андый чик куймадым. Ул чит илдә укыды. Гаиләле булганчы, укуын тәмамлап, белгән кешегә кияүгә чыгуны хупладым. Кыз бала гаилә тормышына керешкәнче дип­лом алса хәерле. Аннан инде кияүгә чыгу турында әйтә башларга мөмкин. Дөрес, 18, 19 яшьтә дә тормыш коручылар бар. Әмма бу чорда тәҗрибә җитми дип саныйм. Кешеләрне аңлый белергә дә кирәк бит әле.
Егетләр 26-27 яшьтә гаилә корырга тиеш. Аңа кадәр чалбарын үзе үтүкләгән, күлмәген үзе юган, ашарына үзе пешергән ир-ат шундый яшәү рәвешенә күнегеп китеп, аңа гаилә тормышы кирәк булмый башларга да мөмкин. Ул үзе яшәргә формалаша, хатын-кызларга карата әкренләп суына.
 
– Белүебезчә, кызыгыз яшәргә читкә китте. Шуңа да карамастан, аңа киңәшләр бирәсезме?
– Скайп аша аралашып торабыз. Кызымны озатканчы аңа аерым гына әйткән сүзләр булды. Баланы бит әти-әнисеннән дә яхшырак белүче юк. Кызымның эчке халәтен яхшы аңлыйм. Аңа кайбер кагыйдәләрне әйттем. Сулыктагы көймәгә маяк куйган кебек, әти-әни баласына төгәл үгет-нәсыйхәт бирә белергә тиеш. Чөнки һәркемнең яхшы ягы да, кимчелекләре дә бар. Баланың әти-әнисе сүзенә колак салуы да мөһим. Алайса кайбер әти-әниләр балаларын көймәгә утыртып җибәргәч, йөзеп барып, алар янына сикереп менә, өйрәтә башлыйлар. Болай эшләү нәтиҗәсез, ул чагында соң була инде.
Балаңны көймәгә утыртканчы, ягъни кечкенәдән гаилә тормышына яраклы итеп тәрбияли белү шарт. Киленне, кияүне үз итү дә мөһим. Кызыңа киявеңнең, ә улыңа киленеңнең тискәре якларын әйтүдән дә сакланырга кирәк. Бер генә начар сыйфатын телгә алып та, гаилә бозылырга мөмкин. Белсәң дә күрсәтмәү зарур. Читтән күзәтеп, урынлы киңәш биреп яшәгәндә генә балалардан әти-әниләргә бәрәкәт кайта.
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий