Яман авырудан яшьли киткән Алсу Хәсәнованы күренекле дуслары искә алды [фотогалерея]

19 мартта Питрәч районы Шәле авылы мәдәният йортында яман авырудан яшьли киткән билгеле журналист, сәнгать белгече Алсу Хәсәнованы искә алу кичәсе үтте.

Әлеге чарада Алсу күп еллар эшләгән “Ватаным Татарстан” газетасы хезмәткәрләре, баш мөхәррирләр, журналистлар, танылган җырчылар, иҗат әһелләре, туганнары, дуслары, сабакташлары, авылдашлары катнаша. Очрашу дога, теләкләр теләп, якты хәтирәләр, җыр, нәфис сүз белән үрелеп берничә сәгать бара. Искә алу кичәсендә булучылар Алсуны йәнәшә тоеп, күңелләре нечкәреп кайта. [Шамил Абдюшев фотолары]

» ids=»3041,3042,3043,3044,3045,3046,3047,3048,3049,3050,3051,3052,3053,3054,3055,3056,3057,3058,3059,3060,3061″]

Бәйле