Филүс Каһировның өр-яңа клибында Эмиль Талипов оча башлый [видео]

24 мартта танылган җырчы Филүс Каһировның «Мин бит сине шундый сагындым» җырына өр-яңа клип интернеттагы рәсми каналында пәйда булды. Аны билгеле яшь режиссер Илшат Рәхимбай һәм HAVA projects иҗат итә. Клип Камал сәхнәсендә төшерелә, төп каһарман Филүс үзе һәм талантлы Камал артисты Эмиль Талипов, үзенчәлекле башкаручы Ширин әл-Анси. Җыр азагында Эмиль сәхнәдәге декорация белән бергә оча башлый. Бик нечкә вә үтемле, хисле итеп төшерелгән, үзегез карап ышана аласыз. 

Бәйле