Төрекмәнстандагы Дарваза газ кратерын «Тәмуг ишеге» дип тә атыйлар. Ул бернигә карамыйча инде 45 ел буе яна. 1971 елда совет галимнәре җир астында газ җыелган урын таба. Казу һәм бораулау эшләре барышында геологлар җир астындагы бушлыкка юлыга, нәтиҗәдә җир ишелеп, газ тулган зур тишек барлыкка килә. Кешеләргә һәм мал-туарга зарарлы газлар җир өстенә чыкмасын өчен аңа ут төртергә дигән карарга киләләр. Геологлар ут берничә көннән үзе сүнәр дип көткән булса да, ул һаман сүнми.
—
—