Бу фото Бангладыштагы мәдрәсәләрнең берсендә төшерелгән. Дәресләр тәмамланганнан соң малайлар футбол уйный һәм ком туздыра. «Алар өчен кемнең җиңүе яки кемнең җиңелүе мөһим түгел, уен бары кичке кояш нурларыннан ләззәтләнү өчен генә кирәк», ди фотограф.