Татарлар кайчан урыслаша башлый? [видео]


1935 елгы "Татар клубы" дип аталган рәсемдә бөтендөнья инкыйлабы булачагы турында язылган

1935 елгы «Татар клубы» дип аталган рәсемдә бөтендөнья инкыйлабы булачагы турында язылган


XX гасырда татар телен саклау турында махсус кануннар, карарлар чыга. Тик чынында үзәк хөкүмәтнең татар телен саклап калу, үстерү вәгъдәсе кәгазьдә генә була.

Татарстан дәүләтчелеге музеенда бу көннәрдә «Татар теле: XX гасыр тарихы күзлегеннән» исемле кызыклы күргәзмә эшли. Анда ТАССРның оешуына 95 еллыгы уңаеннан XX гасырда татар теленең үсешен тасвирлаган экспозицияне карарга мөмкин. Экспонатлар күп түгел, төп нөсхәләрнең күчермәсе кечкенә залда урын алган. Күргәзмә башында Советлар берлегенең татар теленә карата матур киләчәк сурәтләгән декретлар, икетеллелек турында шома язылган кануннарны күреп була. Экспозиция исә татарларның телсез калуы турында Мәскәүгә ачынып язылган хатлары белән тәмамлана.

1921 елда кабул ителгән декретта татар теле урыс теле белән бертигез хокукта дип белдерелә. Барлык җирдә дә элмә такталар ике телдә язылырга тиеш, мәктәпләрдә, урта белем бирү уку йортларында татар телендә укыту ише сүзләр дә языла. Моңа өстәп хөкүмәтнең составы татар белгечләреннән дә торырга тиеш, моның өчен җирле халыктан милли кадрларны үстерү дигән карарлар да була. Тик хөкүмәтнең татар телен саклап калу, үстерү теләге кәгазьдә генә кала.

Кануннар матур, әмма татар теле яклы түгел

Тарихчы Айдар Хәбетдинов ТАССР оешканнан соң татар теленә рәсми статус бирелеп, телнең үсеше бераз булса да сизелә дип әйтә. “XX гасырда ана телебезнең үсеш процессы кыска була. Соңыннан мәктәпләргә урыс теле үтеп кереп, татар теле кысрыклап чыгарыла”, дип сөйләде ул Азатлыкка.

Айдар Хәбетдинов

Айдар Хәбетдинов

“Телләр турында декретның көче чикләнгән була. Халык мәгарифе турында документлардагы мөһим маддәләргә игътибар итик. Беренчесе – татар телендә уку-укыту. ТАССР территориясе кантоннарга бүленгән, татар булмаган халык 10 проценттан арта икән, мәктәпләрдә урыс теле дә укытылырга тиеш дип языла. Ә 90 процент татар халкыннан торган бер генә кантон булмаган. Шулай да татар авылларында укыту татар телендә калган. Унъеллык татар мәктәбе тулысынча 1941 елда формалашкан, шул елны беренче чыгарлыш була. Бу мәктәпләрдә барлык фәннәр, алгебра, физик, химия татарча укытыла. Бу – урыс булмаган автономияле халыкларда иң зур казанышларның берсе. Мәсәлән, бу өлкәдә украин белән татар халыкларын чагыштырып була. Татарлар алардан калышмаган.

Декреттагы аерым маддә – Казан дәүләт университеты турында. Ул вакытта ул Урыс Казан университеты дип атала. Декретта аның Мәскәүгә буйсынганын теркиләр. Халык мәгариф наркоматы карамагында булгач, анда укыту бары тик урыс телендә була. Димәк, бу шартларда татарча фәннең үсешен берничек тә тәэмин итеп булмый. Әйе, Идел буе халыкларын өйрәнү бүлекләре оештырыла, һуманитар фәннәрне ана телендә уку-укыту булган. Тик бу техник фәннәргә кагылмый, алар урысча кала. ТАССР җитәкчелеге инженерларны әзерләгәндә дә ике төркем – урыс белән татар булсын дип тели. Тик үзәк хакимият моңа юл куймый, фәнне татарча үстерергә мөмкинлек бирми. Шуңа күрә техник фәннәр ана телендә үсеш алмаган.

Декреттагы тагын принциапиаль бер әйбер – мәхкәмә эшләрен ике телдә алып бару. Татарлар күпчелек яшәгән урыннарда мәхкәмә системасы татарча була. Казанның Иске һәм Яңа татар бистәләрендә дә шундый мөмкинлек тудырылган”, дип сөйләде галим.

Татар теленә кайчан балта чабу башлана?

Татар телен яклаучы декретлар берникадәр эшли. Канунның гамәлдә булуын ТАССРның башлангыч чорында җитәкчелек иткән Кашшаф Мохтар һәм аның ярдәмчеләренең тырышлыгы белән бәйлиләр. Әмма татар теленә карата тискәре караш киңрәк җәелә башлый. Айдар Хәбетдинов татар теленең кысрыклап чыгарылуының берничә сәбәбен атый.

“1930 елларда вазгыять үзгәрә: милли элитага каршы көрәш башлана. Татарларны югары вазифаларга билгеләмиләр. 1937-1938 елларда зыялыларны аталар, сөргенгә җибәреп черетәләр. Бусы – бер. Икенчесе – 1938 елда Советлар берлеге дәрәҗәсендә барлык мәктәпләрдә мәҗбүри рәвештә урыс телендә укырга боерыла. Өченчесе – сугыш шаукымы белән шәһәрләргә бик күп укымышлы кешеләр кирәк була. Ватан сугышыннан соң хәрби, нефть, авиация сәнәгате үсә башлый. Соңрак КамАЗ барлыкка килә. Индустриализация Татарстанда да, Башкортстанда да киң колач җәя.

«Хрущев вакытында авыл кешеләренә дә, шәһәрнекеләргә дә урыс телен белсәк, кеше булачакбыз дигән фикер сеңә»

Хрущев вакытында авыл кешеләренә дә, шәһәрнекеләргә дә урыс телен белсәк, кеше булачакбыз дигән фикер сеңә. Урыс теле – киләчәк өчен бәхет теле дип күзаллана. Урыс теле белән техник уку йортларына кереп, аннары эшләп, фатир, машина, дача алырга мөмкинлек була дип хыяллана. Башкортстанда башкортлаштыру Мидхәт Шакиров вакытында башлана, ә Татарстанда ассимиляцияләштерү Фикрәт Табиев белән бәйле.

ТАССР җитәкчелеге безгә коммунизм вәгъдә ителгән икән, анда дингә урын юк, ислам дине булмагач, татар теле нигә кирәк дип фикер йөртә. Әйе, заводлар күп төзелә, әмма тел юкка чыга башлый. Мәктәпләрдә татар теле факультатив рәвешендә уздырыла, сөйләм теле генә кала. Шәһәрләрдә татар телен укытмый башлыйлар. Татарча белә, аңлый икән – шул җитә дигән фикердә торалар. Авылдан килүчеләр череп беткән баракларда түзеп яшәсә яшәде, әмма якты киләчәк өчен түләү дин, телне оныту хисабына барды.

Катнаш никахлар да киң тарала. Бу гаиләләрдә туган балалар татар булуларын яшерә иде. 1970-1980 елларда андыйлар: Без – урыслар, туган телебез – урыс теле дип әйтәләр иде. Телгә ясин чыгарыла башлый”, дип сөйләде Айдар Хәбетдинов.

Ата-аналар татар теленә каршы дигән сылтау

ТАССР кануны нигезендә татар телен урыслар да өйрәнергә тиеш була. Моның өчен махсус методик әсбаплар, дәреслекләр булдырыла. Мисал өчен, урыс балалары татар теленә Мөхетдин Корбангалиев, Риза Газиз дәреслекләре ярдәмендә төшенә һәм бу өлкәдә берникадәр уңышка ирешелә дә. Мәсәлән, урыс этнографы Евгений Бусыгинның замандашлары аның әдәби татар телендә аралаша алуын искә ала, моңа мәктәптә татар телен өйрәнүе белән ирешкәнен әйтәләр. Әмма ул вакытта да татар теленә ата-аналар каршы дигән сылтау белән трибуналардан татарча укытуны кыскартырга кирәк дигән сүзләр ешрак яңгырый башлый.

Бу чорда татар телен гамәлгә кую процессын өйрәнгән КФУ галимәсе Зоя Кириллова XX гасырдагы татар теленә каршы чыгулар бүгенге вазгыять белән аваздаш дип әйтә.

“1921 елның 25 июнендә кабул ителгән декретта җиде һәм тугыз еллык урыс мәктәп укучыларына татар теле укытылырга тиеш дип языла. Әмма бер искәрмә – теләгәннәр өчен. Бу сәбәпле ул киң кулланылыш алмый. 1922 елда татар теле мәҗбүри укытылырга тиеш дип үзгәртелә. Башлангыч, урта, һөнәри уку йортларында ике тел дә укытыла. Тик 1924 елда беренче баскыч мәктәпләрдә урыс телен генә калдырырга кирәк дигән фикерләр яңгырый. Имеш, икенче баскыч мәктәпләрдә, югары уку йортларында урыс теле мөһимрәк. Кызганыч, шул фикер җиңеп чыга да.

Татар теле укытыла, әмма бик каты тәнкыйтьләнә. Аны соңгы дәрес итеп куялар, дәреслекләр дә, укытучылар да җитешми. Укыту кулланмалары юк дәрәҗәсендә була. Урыс балаларына да татар теленең әһәмияте турында аңлату эшләре тиешле дәрәҗәдә алып барылмый. Архивта бер документ саклана: анда бер урыс баласыннан ни өчен татар телен укыйсың? дип сорыйлар. Ул: “Татар авылына эләксәм, сөйләшкәннәрен аңламам, ә бәлки алар мине үтерергә телиләрдер”, дип җавап биргән. Шуны нигез итеп алып, Татарстан Үзәк Башкарма комитеты рәисе Шәйгардан Шәймәрданов 1927 елдагы корылтайда татар теле торышы турында чыгыш ясый, бу очракны да телгә ала. Дөрес, җыелышта алга таба эшне дәвам итәргә кирәк диелә, әмма татар теле дәресләренең күләме бик нык кыскара”, дип сөйләде галимә.

Татар теле үсәр дигән теләк хыял гына

Күргәзмә залында иң соңгы экспонатлар булып Татарстанның яңа тарихына кагылышлы ике китапчык бар. Бу – Татарстанның дәүләт һәм республикадагы башка телләрне үстерү турындагы ике дәүләт програмын шәрехләнгән брошюралар. Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта гамәлдә булган өченче програм 2014-2020 елларга тәгаенләнгән.

Татарстан Суверенитет турында Декларациясен кабул иткәч, татар теленең үсешен тәэмин итәр өчен кануннар да, аерым програмнар да булдырыла. Аның нигезендә татар балалар бакчалары да, милли мәктәпләр дә, аерым югары уку йортлары да, фәнни оешмалар да ачыла. Матбугат, нәшрият эшләре колач җәеп эшли башлый. Тик бу да вакытлыча була. Татар теленең матур киләчәге рәшә буларак кына кала. Татар теле чын-чынлап кулланышка кереп китә алмады, дәүләт теле буларак үсмәде, милли мәгариф зәгыйфьләнде. Мәскәүнең “хакимият вертикале” канатларны кисә.

Тел өчен дәүләт тә, халык та җаваплы

Күргәзмә ачылышында Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев татар теленең ни өчен үсә алмавына аңлатма бирергә тырышты. Ул латин имласына кагылышлы канунны да искә төшерде. XX гасырда графика алмаштыру галәмәте: гарәп язмасыннан латинга күчү, аннары ун елдан соң кирилл хәрефләрен кертү татар теленә, аны өйрәнүгә йогынты ясамый калмый.

Разил Вәлиев

Разил Вәлиев

“Татар теле язмышы катлаулы. Аның тарихында берничә тапкыр имла алыштыру да була. 1999 елда Татарстан латинга күчү турында канун кабул итте. Шактый дәреслекләр бастырыла башлады. Әмма галимнәр кайсы хәрефне койрык белән, кайсысын төрткеләр белән язарга икән дип ике ел дәвамында сүз көрәштергәндә Мәскәү “Телләр турында”гы канунга үзгәрешләр кертеп, безгә латинны тыйды. Латинга кайтуның кирәклеген, аның безгә иң уңай графика икәнен күбесе аңлый. 200 млн. кешене тәшкил иткән төрки халыкның күбесе латинда яза, укый, эшен алып бара. Чит илләрдә яшәүче татарлар да латинны куллана. Шулай да бер әйбер сакланды. Мәсәлән, Татарстан хөкүмәт органннарына, төрле оешмаларга латин имласы яки гарәп язуы белән мөрәҗәгать итәләр икән, без шул графиканы кулланып җавап бирергә тиеш дигән карар бар. Шул карарга нигезләнеп, без милли мәгариф системасына гарәп белән латин графикасында язарга өйрәтүне кертергә тиеш.

Хөкүмәт оешмаларына да, Татарстан Дәүләт шурасына да татар теле дәүләт теле дип игълан ителсә дә, урыс теле белән бертигез түгел дип күп сораулар бирелә. Урынлы дәгъвалар. Аның шул дәрәҗәгә җитүе өчен өч шартның булуы кирәк. Беренчесе – халыкның милли үзаңы югары булырга тиеш. Һәр кешенең милләтне саклауда татар теленең мөһимлеген аңлавы кирәк. Икенчесе – дәүләт органнарының татар телен куллану бурычы. Өченчесе – Татарстанда, Русиядәге кабул ителгән кануннар. Халыкны сакларга, яшәтергә, үстерергә телибез икән, татар теленнән башка күз алдына китереп булмый. Телебез булганда гына без – милләт”, дип сөйләде Разил Вәлиев.

Бәйле