Казан автобусында: «Без – татарларга барыбер, әллә сугыш, әллә Сабантуй» [видео]

Татарстан башкаласында 1 апрельдән җәмәгать транспорты бәясе 25 сумга кадәр күтәрелергә мөмкин. Казаннарның кайберләре җәмәгать транспортында юл бәясен күтәрүгә кискен каршы булса, икенчеләре битарафлык күрсәтә. Юл бәясенең 25 сум булуы беренче чиратта студент һәм укучыларның кесәсенә сугачак.

«Без һәркөн университетка, өйгә, эшкә автобуста йөрибез. Санап чыгарсаң, минем үземә көненә уртача 72 сум китә», ди студент кыз. Икенче бер студент юл бәясен 20 сум итеп калдыруларын тели. «26 сумга күтәрсәләр, артыгы булачак. Түләүле җирдә укыгач, миңа икеләтә кыен. Көн саен автобуска гына 40 сум китә, тагын да артса, ничек була инде аннары?» дип аптырашта калды ул.

Олы яшьтәге ханым: “Студентларның да йөрисе бар, пенсионерлар да аз акча ала. Бүгенге бәягә яраклашкан идек инде», дип ярсып сөйләде. Автобуста баручы ике укытучы ханым шулай ук үзләренең канәгатьсезлеген белдерде: «Эш хакын арттырмыйлар, ә бәяләр бар нәрсәгә үсә. Без кечкенә халык, каршы булып нишли алабыз? Барыбызга да йөрергә кирәк, беркем дә бәягә карап тормаячак». Укытучы ханымнарның фикерен Казанга күптән түгел Алабугадан күченгән абзый дәвам итте. «Безнең хезмәт хакларына карап, 20 сумы да кыйммәт әле, ләкин халык кая барсын, йөри инде, барыбер», диде ул.

Автобуста барган ике абзый иң элек, «Без – татарларга барыбер, әллә сугыш, әллә Сабантуй», дип шаяртсалар да, алга таба бәя күтәрүгә кискен каршы икәннәрен әйттеләр.

«Гади кешенең кесәсенә суга торган әйбер. Бер тукталыш арасында кешедән бер литрлык бензин акчасын алырга ярый мени? Бу бит бер җирдә юк әйбер! Әлеге акчалар әллә кемнәрне баета, без дә саный беләбез. Бөтен нәрсәне халык өстеннән күтәрәләр. Без каршы булсак та, бәяне төшермәячәкләр, чөнки аларның иманнары юк!», диде абзыйларның берсе.

Казан транспорт ширкәтләре юл бәясен 28 сумга күтәрергә кирәк, зыянга эшлибез дигән белдерү белән чыккан иде. Аннан Казан хакимияте бәяне 26 сумга күтәрү белән ризалашты. Әмма тарифлар комитетының килештерү комиссиясе утырышында яңа бәя 25 сум итеп калдырылды.


Бәйле