TMTV премиясен online караучылар фикере [фотогалерея]

Үткән ялда үткән беренче ТMTV премиясен online трансляциядә караучыларда төрле фикерләр тудырды. Матбугат сайтында тамашачының “Рәхмәт, ошады” дигән комментарийлары белән беррәттән тискәре сүз әйтүчеләр дә табылды.

Премия бирү тантансы беренче тапкыр үткәрелү сәбәпле, күпләр хата-төерләрне шундук күргәннәр. “Беренче коймак төерле була диләр. Чыннан да, концерт чиле-пешлерәк булды шул. Җитмәсә бик озак барды. Ниндидер яңалык кертергә теләпме, төрле чаралардан әз-әзләп нидер алганнар, ләкин бу концертка оригинальлек остәмәде. Кыскасы, әле бу проектның үз йөзе юк”, ди Рөстәм Гилфанов исемле тамашачы.

Бүләкләү тантанасын рус эстрадасына ошатучылар күп булды. Берничә пар алып баручы, кызыл келәм, конверт белән номинацияләр – болар барысы да яңа уйлап тапкан әйберләр түгел. Иң күп тискәре фикерләр әлеге кичтә алып баручыларга очты. Әлеге чарада алып баручылар ролен Ландыш Нигъмәтҗанова, Ранил Нуриев, Илвина, Ләйсән Гыймаева, Иркә, Фирдүс Тямаев кебек җырчылар да башкарды. Бу халыкка бик ошап бетмәгән күрәсең. “Җырчылар жырласын ул, аларда алып бару осталыгы юк. 4 алып баручы бик җиткән иде, сүзләрен дә ятласалар. Сценарийга концерт алдыннан гына күз төшереп алганнар кебек хис калды. Хәзер концерт саен сценарий да язып аптырамыйлар. “Татар җыры” сценарие белән Яңа ел солянкасы концертын алып бардылар. Тамашачыларга хөрмәт кая?!” дип канәгатьсезлеген белдерде Гөлүзә Василова.

Аның фикерен күпләр күтәреп алды. “Кайбер алып баручыларны нинди принцип буенча сәхнәгә чыгаруыгыз да бер сер булып калды. Минемчә, алып баручыга кәгазьдән коры текстны укуы бер дә килешми. Әле дөрес укысалар иде…Шунсы ошап бетмәде: артистлар күзләрен дә алмыйча блокноттан укулары, артистларның жырлаганда күп сөйләүләре, кул чабырга кушулары урынсыз иде”, дигән сүзләр социаль челтәрләрдә дә тулган иде.

Тамашачылар арасында бүләкләү тантансын зур теләк һәм түземсезлек белән караучылар да аз булмаган. Күпләр барлык эшләрен калдырып 6 сәгатьлек чараны карап утырган. “Рәхмәт сезгә ТМТВ каналына! Безгә дә өйдә рәхәтләнеп карарга мөмкинлек биргәнегез өчен! Күңелгә рәхәтлек алдык. Күркәм бәйрәм булды”, дип язган Глүзә Гәрәфетдинова.

Әлеге чараны “Татар җыры” фестивале белән чагыштырып караучылар да табылды. “Мондый концерт күргәнем юк иде әле, трансляцияне карадым, “Татар җыры”ннан күпкә әйбәтрәк”, дигән бәя бирде Гөлия Зәкиҗанова.

 

Бәйле