- ВКонтакте
- РћРТвЂВВнокласснРСвЂВВРєРСвЂВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Элекке карарда ул 9 июльдә узачак дип язылса, яңасында 28 майга күчерелгән.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елның 4 декабрендәге “Сабантуй татар халык бәйрәмен уздыру турында”гы карарына үзгәрешләр кертте. Әгәр әлеге карарда Сабантуйны 2016 елның 9 июлендә уздыру планлаштырылса, яңа фәрман нигезендә ул 28 майда үтәчәк. Бәйрәмнең ни сәбәпле күчерелүе тәгаенләнми.
Районнарда Сабантуй 4-5 июньдә үтәчәк.