Казанда җәен Сабантуй булмый

Элекке карарда ул 9 июльдә узачак дип язылса, яңасында 28 майга күчерелгән.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елның 4 декабрендәге «Сабантуй татар халык бәйрәмен уздыру турында»гы карарына үзгәрешләр кертте. Әгәр әлеге карарда Сабантуйны 2016 елның 9 июлендә уздыру планлаштырылса, яңа фәрман нигезендә ул 28 майда үтәчәк. Бәйрәмнең ни сәбәпле күчерелүе тәгаенләнми.

Районнарда Сабантуй 4-5 июньдә үтәчәк.

Бәйле