Апрельдә төрмәдә үлгән җырлар авторы Габделхәй Биктимеровның хатын-кызларга үкенечле хаты

Габделхәй Биктимеровны күпләр белә иде, журналистлар арасында да белүчеләр шактый иде аны. Төрмәдә 14 ел утырган бу абый шушы көннәрдә, апрель аенда иреккә чыгарга тиеш иде. Иде… чөнки хәбәр килеп иреште — Габделхәй абый йөрәге ярылып үлгән. Шулай итеп, ирекнең бер көнен дә татып карый алмыйча, бакыйлыкка күчте ул. Журналистлар аны ник белә, чөнки ул бик күп газеталар белән аралашып торды, хатлар җибәрде, мәкаләләр, шигырьләр язды. Үзе әйтүенчә, хәлен белергә янына кайбер журналистлар да килгәләгән. Почта аркылы газета-журналлар җибәреп торганнар. Берничә ел элек төрмә эчендә почта бүлекчәсе аша үзең теләгән матбугат чарасына язып та булган хәтта. Соңгы араларда бу бәхет туктатылган, конверт аша килсә генә укып булган.

Аның сүзләренә 250ләп җыр яздырылган икән, шактый җырларын бүгенге билгеле җырчылар башкара ди. Тик, кызганычка каршы, Габделхәй абый ул җырлары өчен бер тиен файда күрмәгән, кайчак шуңа зарланган. Иреккә чыккач, апрельдә ук, беренче эш итеп Авторлык хокукларын яклау буенча Россия берләшмәсенең Казан филиалы җитәкчесе Зөфәр Хәйретдиновка җыенган булган. Кешечә яшисе килгән иде инде. Тик менә булмады. Гәбделхәй абый безгә дә язды, былтыр ике-өч язмасы басылып та чыкты. Мин аңа конверта тыгып, газеталар салгалый идем. Ә соңгы үтенече танышу буенча иде. «Төрмәдә утырганымны хатын-кызларга үзем ничек тә аңлатыр идем, шушы хатны бастырып чыгарсагыз иде», — дип үтенде. Март аенда бастырдык. Менә ул хат:

“Чүпрәк” буласым килмәде

Мин – гади авыл кешесе, пенсия яшендә. Ялгызым, торыр җирем дә, көчем дә бар. Хатын-кызның хыянәтен шактый татыган кеше мин. Яшьлегемдә авылдан армиягә алдылар. Көтәм дип вәгъдә биреп калган кызым, мин кайтырга өч ай калгач, кияүгә чыкты. Вәгъдәсендә тора алмады. Аннары армиядән кайткач, 23 яшемдә мин дә өйләндем,хатыным белән матур гына тормыш корып җибәрдек, ике кызыбыз туды. Күп еллардан соң миңа чит җирләргә китеп эшләргә туры килде, сирәк кенә кайтып акча калдырып китә идем. Акчасы шәп чыккач, ул эшне ташлыйсым килмәде, өч ел эшләдем анда, матур планнар белән яшәдем, көттем. Шулай бер кайтуымда беленде: хатыным миңа әйтмичә генә ике мәртәбә ял йортына барып кайткан икән! Мин интегеп тапкан акчага. Сөяркәсенең хатын үзем укыдым. Билгеле, без аерылыштык. Бар әйберне аларга калдырып, чыгып киттем. Үземдә машина гына калды. Ялгыз яшәдем. Кече кызымны аеруча яратканга, кайчак аның белән аралашып тордык. Хәзер аның да үз гаиләсе, баласы бар инде.

Берничә ел элек газета аша бер ханым белән танышкан идем. Бер-беребезне аңлаштык, очраштык. Чынлап та,мәхәббәт, сөю тойгылары кабат уянды дип әйтимме, әмма җирдә үземне бик бәхетле итеп тоеп йөрдем. Инде хыялларым әллә нинди иде. Бу ханым миңа кияүгә чыгарга ризалыгын бирде, никах укытырга җыенган идек. Мин инде куанып, шатланып, карт көнемдә үземә пар кешемне таптым дип, матур уй-хисләрдә йөргәндә, ханым үзенең гадәтен күрсәтте. Күлләре, урманнары, гомумән, табигате белән бай авыл җирендә минем менә дигән йортым бар. Ләкин аның минем якка барасы килми икән. “Авыл җире килешми миңа. Үзең безнең якка кил, шәһәрдә фатир “снимать” итеп торырбыз, анда минем балаларым, туган ягым”, – ди.

Мин инде, әлбәттә, үз сүземне әйттем. Син бит хатын-кыз, кияүгә чыккач, ир йортына барырга тиешсең, мин ничек әти-әни йортын ташлап китим дидем. “Әгәр сезгә килсәм, миңа “чүпрәк”, “килмешәк” дип караячаклар”, – дидем. Ничек инде үзеңнең йортың була торып, кеше фатирына акча түләп торып була? Авыл җирендә булса, ярар иде әле. Ир кешегә хатын-кыз ягына күчү, яисә йортка керү – ул килешә торган нәрсә түгел бит, хурлык дәрәҗәсендәге әйбер. Әле миңа кияүгә дә чыкмаган шушы ханымга язмыш дилбегәсен тоттырырга тиешме мин? Бәлки ялгышамдыр? Минемчә, хатын-кыз ир сүзен тыңларга тиештер бит? Мин аны әллә кая чакырмыйм бит, матур, сулы-урманлы авылга чакырам. Пенсиядәге кешеләр авылга тартыла, мин дә шулай уйлаган идем, картлык көнебездә бергә бәхетле итеп яшәргә иде исәп. Мин аңа аңлатып карадым. Ә ул юк ди, син мине үзеңнең якка сындыра алмыйсың, бүтән хатын эзлә алайса ди. Нигә соң мине ышандырып бетерде алайса? Минем белән курчак уены уйнады? Бу да хыянәт түгелме соң инде? Шулай итеп, барысы да чәлпәрәмә килде, барлык уй-хыялларым җимерелде, яшәү тәме бетте. Нигә бу язмыш шулай миңа каршы, инде картлык көнемдә бәхетемне таптым диеп шатланган гына идем… Нигә инде бу хыянәт, сагыш, нәфрәт?! Миңа хәзер хатын-кызга ничек итеп ышанырга?

Үзем пенсиядә булсам да, эшлим, көчем бар, кулымнан бар эш тә килә. Тик мин кабат ялгызлыкта. Үз парымны табып, мин дә бәхеттә-шатлыкта яшәргә теләр идем! Миңа ышанып язучы хатын-кызга матур итеп җавап бирер идем. Хат көтеп калам. Г., адресым редакциядә.»

Бәйле