Илназ Баһның йөкле җәмәгате Гүзәлдән Габдерәхим кемне көтүләрен белмәкче була

Тинчурин театрында “Арча якташлыгы” оешмасының концерты була! Арча якларында туып-үскән җырчы-артистлар катнаша биредә.“Арча якташлыгы” оешмасының рәисе – Тинчурин театрының мактаулы директоры, көрәшче Фәнис Мөсәгыйтов булып чыкты.

– Фәнис әфәнде, “Арча якташлыгы” кайчан оешты?
– 2003тә.
– Син үзең Казанбаштан. Авылыгыз ни хәлдә?
– Аллага шөкер, бик әйбәт, танылган авыл. Бездә Мөхәммәт Мәһдиев укыткан, шунда кызы Гәүһәр туган. Гариф Ахуновның әтисенең кабере безнең йорттан 100 метр ераклыкта гына. Күптән түгел Гариф абыйның улы Рәшитне алып кайтып шунда җирләделәр. Ул – коммунистлар зираты дип атала, өч кенә кеше иде, хәзер дүртәү булдылар инде.
– Нигезегез сакланамы?
– Саклана. Анда Дамир абый яши. Әнигә быел 87 яшь тула. Абый төзелеш белән шөгыльләнә. Киленнәр фермада эшли.
– Үзең авылыңа булышасыңмы?
– Ничек булышмыйм ди?! Ел саен Сабантуй үткәрәбез. Зират тирәләрен әйләндереп, яңартып, зурайтып, чистартып, бик матур итеп төзекләндереп куйдык.
– Авылда эш бармы?
– Бездә ике яңа ферма салдылар, өченчесен дә төзиячәкләр. Авыл дигәннән, Кәрим Тинчурин Салих Сәйдәшев белән кайтып, 1933 елда “Кандыр буе” пьесасын безнең авылда язганнар.
– Театрда кризис сизеләме?
– Сизелә. Кассадан 20 % кына билет сатыла. Калганнарын оешмалар белән эшлибез.
– Билет бәясен күтәрдегезме?
– Артык түгел, иң кыйбаты 600 сум. Халыкның акчасы юк бит.
– Көрәш белән әле дә шөгыльләнәсеңме?
– Әйе. Районнарда батыр калганым бар. Фитнеска йөрим, волейбол уйныйм. Кабинетымда гер тора, көн саен күтәрәм.
– Көрәштә күп кеше имгәнеп кала диләр…
– Андый әйбер бар инде ул. Үземнең дә җилкә чыккан, чәнти бармак ике җирдән сынган, бер бармак кәкрәйгән, колак та сынган…
Көрәшче директор белән сүзне тәмамлагач, сәхнә артына юл тоттым. Грим бүлмәсеннән олпат җырчы Шамил Әхмәтҗанов чыгып килә!
– Шамил абый, нинди яңалыкларыгыз бар?
– Яңалык нәрсә соң ул? Ул – проб-лема. Әни әйтә торган иде: “Таң туды исә – проблема”, – дип.
– Сезнең нинди проблема?
– Ничек итеп гомернең ахырына барып җитәргә дим…
– Ахырын ничә яшьтә дип күзаллыйсыз?
– Анысына чик куймыйм. Бер генә уй борчый: кешелек дөньясында тынычлык булсын иде. Россия сугышсыз тора алмый. Сугыш – буыннарга суга торган нәрсә ул. 1941 елгы сугышны тоеп үстем… Тукайның бер сүзе бар: “Тилмереп торса бу ачлар, безгә бәйрәм ни ямь?”
– Сез гел кара уйлар белән генә яшисез кебек, якты уйлар юкмы?
– Юк. Мин – пессимист.
– Элек тә шулай идегезме?
– Юк. Брежнев вакытында яшәү дәрәҗәсе хәлләнеп киткән иде, аннары яңадан бетте. Бүген хезмәт хаклары түбән, эшсезлек, студентларның акчасы юк. Мондый тормыш кешене җинаятькә, урлашырга мәҗбүр итә.
– Үкенечләрегез калдымы?
– Бар. Җыр һәм бию ансамблендә күп вакыт бер генә җыр белән чыктым. 25 ел “Сорнай моңы”н башкардым. Бригада белән чыккан булсам, күбрәк җыр җырлаган булыр идем. Җыр һәм бию ансамбле чит илләрдә йөри башлагач, шул да кызыктырды. 27 илдә булдык бит.
– Кызыгызның җырчы булып китүенә каршы түгелме сез?
– Юк. Ике тапкыр консерватория тәмамлады. Дирижерлык һәм җыр бүлеген. Кире уйласа, укыту юлы белән китә ала.
– Кияүгә чыкмадымы?
– Юк.
– Кемнәр белән йөри, ата кеше буларак кызыксынасызмы?
– Кысылмыйм.
– Рус кешесенә кияүгә чыкса?
– Анысы юк инде! Үзебезнең халыкка чыксын, баламны рус кешесе өчен үстермәдем.
– Кызыгызга бу турыда әйттегезме?
– Бик яхшы белә. Бүтән диндәге кеше бусагамнан атлап керергә тиеш түгел, Алла сакласын!
Ярый, сәхнәдә ниләр бара икән, карап килим әле… Бәтәч, Рәбига Сибгатуллина басып тора ич!
– Рәбига ханым, җырлап, концертлар куеп йөрисегез киләме?
– Ничек килмәсен, дустым! Балтач кунакханәсенә барып, шунда торасым килә. Шул районны тагын бер әйләнеп кайтыр идем. Сине күргәч, хәтер яңарып китте әле…
– Әйдә, фотога төшерим әле үзегезне, фотолар әзер булгач кунакка килермен. 
– Кил, чәй эчеп китәрсең.
– Массаж да ясыйммы соң?
– Ясарсың…
Сәхнә артында йөреп арылды да, киредән грим бүлмәләре ягына атладым.
Көтмәгәндә каршымда Илназ Гарипов пәйда булды!
– Илназ, синдә горурлык хисләре бармы? Сез бит инде Тукай якташлары….
– Җиңелрәк сорау бир инде…
– Арча халкы ниндирәк ул, аңлатып кит әле?
– Бик тыйнак. Азнакай, Апас якларында концертта кычкырып, кул чабып утырсалар, безнекеләр матур итеп концерт карый белә, кычкырып утырмыйлар. Тыйнаклык бар, шул вакытта әзрәк хәйләкәрлек, үҗәтлек тә.
Чибәр җырчы Гүзәл Идрисовага килеп төртелдем, авырлы икән.
– Гүзәл, матур кыз, кемне көтәсез?идрисова
– Алла боерса, белерсез, әлегә сер.
– Билгеле түгелме?
– Күз тиюдән куркам.
– Ничә айлык?
– Алла боерса, бер ай калып бара инде.
– Корсаклы килеш тә җырлыйсыңмы, комачауламыймы?
– Юк. Җырлап энергия генә алам, авыр түгел.
Кемне күрәм! Вәис Бәйрәмов!
– Вәис, син кемне көтәсез? Арчаның кайсы авылыннан?
– Симетбаш.
 
– Арчада тууың белән горурланасыңмы?
– Бик тә!
– Авылыгыз яшиме?
– 50-60 хуҗалык.
– Нигез?
– Нигез бар, әнием исән-сау, энекәш гаиләсе белән яши. Рәхәтләнеп кайтыр җир бар. Энекәш йортны яңартып тора.
 
– Килен?
– Килен почтада.
– Җырлар язасыңмы?
– Язам.
– Аны сатасыңмы?
– Сатканда сатасың, сатмаганда юк…
Шул вакыт безнең яннан Фәрит Хатыйпов узып бара иде, аңа эндәштем:
– Фәрит абый, Вәис Бәйрәмов җырларымны сатам, ди. 
– Сатып алалармы? – дип Вәискә эндәште Фәрит абый. – Иң зурысын күпмегә тәкъдим иттең? Өч? Биш? Ун? Әллә унбишме?
– Ун-унбиш тирәсе, – диде Бәйрәмов.
– Менә, череп байый кеше, ә син сатасыңмы соң, Фәрит абый?
– Юк инде, сорарга да уңайсызланам.
Сәхнәдә концерт гөрли. Ә мин тиле кебек буфетка чыгып утырдым. Көтмәгәндә, “Туган җир” тапшыруын алып баручы Рамил Гарипов килеп керде!
– Рамил, нишләп концерт карамыйсың?
– Нурлат районыннан кайтып килеш. Ашатмадылар. Чәй эчәсе иде…
– “Туган җир” тапшыруы проблемаларны яктыртмый, матур якларын гына күрсәтә, диләр.
– Туры килгәндә начар якларын да күрсәтәбез. Өченче көн Яшел Үзән районы Кече Ачасырда булып кайттык. Анда халыкка сөт акчасын түләмиләр.
– Сездән соң нәрсә булса да үзгәрәме соң?
– Ике ел элек барып төшергән идек, түли башлаганнар иде, тагын туктатканнар. Кемдер тонна ярым, кемдер бер тонна сөткә акча алмаган.
– Райондагы проблемаларны каян беләсез?
– Авыл халкы шалтырата.
 
– Арчадагы йортыңда умарта асрыйсың дип ишеттем, ничә баш?
– Өч.
– Арча үзәгендә корт асрарга закон рөхсәт итәме?
– Минем кортлар чакмый. Чакмый торган кортлар белән Алабугадагы Морт авылында бер әби шөгыльләнә. Шуннан алып кайттым.
 
– Син әле дә 13нче каттагы фатирыңа җәяү менәсеңме? Әллә инде ялкаулык бастымы?
 
– Җәяү менмим, кичен 6 чакрым җәяү йөреп кайтам.
– Кайсы тирәдән?
– Азинода. “Южный” кибете аша Нокса авышлыгына төшеп әйләнеп кайтам.
Концерт шулай дәвам итсен, ә мин, ярар, кайтам. Әни дә борчыла торгандыр…
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий