Чаллы-Алабуга арасында коточкыч юл һәлакәте үлемгә китерә [фото-видео]

Юл-транспорт һәлакәте кичә, 31 майда, Чаллы белән Алабуга арасында булган иде. Социаль челтәрләрдә, кеше үлеменә китергән әлеге һәлакәтне төшереп алган видео пәйда булды.

img-20160601101942-280

ЮХИДИ хезмәткәрләре мәгълүматларына караганда, юл-транспорт һәлакәте Мәскәү-Уфа М7 “Волга” трассасының 1030 нчы чакрымында 7:45 сәгатьтә килеп чыккан. “МАЗ” машинасының төп юлдан баручы “КамАЗ”га юл бирмәве ачыкланган. Бәрелеш аркасында “МАЗ”ның кабинасы “өзелгән”, аның йөртүчесе – 60 яшьлек Чаллы кешесе үлгән. Ә “КамАЗ”ның йөртүчесе төрле тән җәрәхәтләре алган.

img-20160601101944-985

Бәйле