Чаллы-Алабуга арасында коточкыч юл һәлакәте үлемгә китерә [фото-видео]

Юл-транспорт һәлакәте кичә, 31 майда, Чаллы белән Алабуга арасында булган иде. Социаль челтәрләрдә, кеше үлеменә китергән әлеге һәлакәтне төшереп алган видео пәйда булды.

img-20160601101942-280

ЮХИДИ хезмәткәрләре мәгълүматларына караганда, юл-транспорт һәлакәте Мәскәү-Уфа М7 «Волга» трассасының 1030 нчы чакрымында 7:45 сәгатьтә килеп чыккан. «МАЗ» машинасының төп юлдан баручы «КамАЗ»га юл бирмәве ачыкланган. Бәрелеш аркасында «МАЗ»ның кабинасы «өзелгән», аның йөртүчесе – 60 яшьлек Чаллы кешесе үлгән. Ә «КамАЗ»ның йөртүчесе төрле тән җәрәхәтләре алган.

img-20160601101944-985

Бәйле