Бөтенрусия авыл Сабан туеннан журналистлар зарланып кайта [видео]

Иске Кулаткыда үткән Бөтенрусия авыл Сабан туена килгән Татарстан журналистрларына тиешле игътибар бирелмәгән, бары тик сайланган кунаклар, мөхәррирләр генә бәйрәмнең каймагын сөзеп йөргән. Ничегрәк узган соң ул Ульян өлкәсе Иске Кулаткы авылындагы илкүләм Сабантуй?

Иске Кулаткыда меңләгән халык Сабан туен ике көн бәйрәм итә. Күпчелек кунаклар 3 июньдә үк агыла башлаган. Делегатларның шактыен Иске Кулаткыдагы техникумның тулай торагына урнаштырганнар. Бәйрәм алдыннан тулай торакта махсус төзекләндерү эшләре башкарганнар, күп нәрсәне алыштырганнар, буяганнар. Әмма буяганнан соң, тәрәзәләрне генә ачып җилләтергә онытулары ачыклана. Шуңа да кайберәүләре, буяу исенә исерүдән куркып, башка җиргә күчергә мәҗбүр булганнар. Бу мәгълүматларны әйтүчеләр үзләренең исемнәрен атарга теләмәде.

Беренче көнне делегатлар өчен экскурсия һәм мәдәни программа оештырыла дип алдан игълан ителгән булса да, күпчелек халык мөстәкыйль рәвештә җирлек белән танышып йөри. Кайберәүләре Иске Кулаткы турында интернеттан алдан ук укып, белеп килгән. Шуңа да үзләренә мәгълүм булган җирләргә, аерым алганда, ишан Хәбибулла хәзрәт Хансөярев каберлегенә һәм туган якны өйрәнү музеена волонтерлар белән барганнар.

Кичен үзәк стадионда кулаткылылар өчен кичке Сабан туе үткәрелгән. “Казан” бию ансамбле Сабан туе кунакларын “Казан хәзинәләре” белән таныштырган. Алардан соң тамашачыларны Зәйнәп Фәтхетдинова белән Зөфәр Билалов җырлатып биеткән. Кичке Сабантуе салют белән тәмамланган.

Икенче көнне бәйрәм берүк  вакытта ике урында башланып киткән. Беренчесе “Гөлчәчәк” балалар бакчасында. Биредә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен төбәкара Сабан туе үткәрелгән, анда президент Рөстәм Миңнеханов та кунак булган. Бәйрәмдә Татарстан җитәкчелеге, танылган хоккейчы һәм депутат Александр Третьяк, өлкә губернаторы вазыйфасын башкаручы Сергей Морозов кебек рәсми затлар да катнашкан.

Төп бәйрәм исә Иске Кулатканың Сабантуй уза торган мәйданда гөрләгән. Бирегә алдагы көндә үк волонтерлар һәм оештыручылар Сабан туе үтәсе урынга яшел үлән түшәгән. Чөнки Сабан туе мәйданыурман янында булуга карамастан, чүлдәге кебек тузанлыга, пычрак булган.

Әлеге тамашаларда гадәттә берничә мәйданчык һәм милли ишегаллары  эшләнә. Иң зур утар Татарстанның Нурлат районыкы диләр. Монда авыл өе генә түгел, авыл клубын да, Габдулла Кариевның музееннан булган әйберләрне дә, мәчет, умарта оялары белән умартачыларны, мал сараен, хәтта ягылган мунчаны да күрәләр. Ә тамашачыларны иң шаккатырганы җырчы Фирдүс Тямаевның чыгышы була. Иртәнге ун  тулганда җырлый башлаган Тямаев Сабан туе тәмамланганчы, кичкә кадәр кояш астында тере тавышка чыгыш ясый. Төп сәхнәдә җырлаган Салават, Хәния Фәрхи, Резеда Шәрәфиева, Рөстәм Асаев та Фирдүсне уздыра алмады, ди анда тамаша кылучылар.

Төп сәхнәдә исә тулысынча диярлек Татарстан артистлары чыгыш ясый. Иске Кулаткыны фольклор оясы, дип атасалар да, җирле артистларны Сабан туе тәмамланганда гына күрәләр.

Җиденче тапкыр үткәрелгән авыл Сабантуенда истә калырлык тагын бер вакыйга – төбәк губернаторы Сергей Морозов бәйрәмне рәсми рәвештә ачарга менеп, котлау сүзләрен яңгырата башлауга, электр уты сүнү. Кайбер тамашачылар: “Оятка калдырдылар, кемнеңдер башы китә инде моның өчен”, дип тә юрый.

Сабан туенда чып-чын туй да уйнала. Атлаш җирлеге утарында яшь парлар —  Илнур белән Юлия бу көнне гаилә кора. Яшьләр үзләре сүзләренчә, алар бу датаны алдан ук сайлаганнар, ә туй көннәре очраклы рәвештә Сабан туена туры килгән икән. ЗАГС хезмәткәрләре никахны бәйрәм мәйданында теркәргә тәкъдим иткәч, каршы килмәгәннәр.

Бу көнне тарихка кертеп калдыру максатыннан, Сабан туе уздырылган мәйданда истәлек ташы ачыла. Тик ул рус телендә генә язылган була. Хәер, мондагы волонтерлар да кунаклар белән күпчелек русча сөйләшә. Татарча сөйләшегез әле, дигән үтенечләр дә читтә кала. Кайбер Татарстан кунакларында әлеге Сабан туена кыргый, урыс телле халык җыелган ахры дигән уй кала.

Бәйрәмнең төп бүләге — тәкә һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән тапшырылган “Лада Гранта” машинасы Ульян көрәшчесе Сергей Павликка бирелә. Губернатор да Сабан туенда үз бүләген — “УАЗ” машинасын уйната. Ул арба белән ат чабышларында катнашкан Равил Яһудинга эләгә. Сүз уңаеннан, мондый ярышта Иске Кулаткы районы вәкилләре генә катнашу шарты куелу ачыклана.

Киләсе елга исә Бөтенрусия авыл Сабантуе Пенза өлкәсенең Әләзән авылында узачак.

 

Бәйле