Буа Сабан туена авыл халкы ат җигеп килсә дә, яңгыр ява [видео]

Үткән ялда, 5 июньдә Буа район үзәгендә Сабан туе яңгыр астында тәмамлана. Анда бүген дә якын тирә авыллардан бизәлгән арбалы атлар белән милли бәйрәмгә килә. Әмма көрәш яңгыр узганга, кыска тоталар, Сабантуй озак бармый.

Бүген авылларда ат асрау кимеп барганда, ни гаҗәп, Буа район Сабан туена пенсионер Геннадий Иванов үз аты белән килә. Беренчеләрдән булып атның бизәлеше күзгә ташланды: чигелгән сөлге белән бергә ат арбасына Геннадий  абый Татарстан әләмен элеп куя.

“Яшь вакытта бер Сабантуеннан да калмый идем, Чүпрәлегә дә бара идем. Хәзер инде Буага гына киләм. Бүтән районнарга йөреп булмый, картайган”, дип көлеп җавап бирде Тенкәш авылыннан килгән Геннадий Иванов.

Тукай юбилее узып китсә дә, Буа район халкы 2016 Сабантуй бәйрәмен татарның бөек шәхесенә багышла. Бәйрәм мәйданчыкларында Тукай рәсеме ясалган зур баннерлар, махсус язучыга дип җыелган күргәзмә эшли.

“Без булдырган күргәзмәдә Тукай Бакый Урманче белән бергә чагылыш тапты. Бакый Урманче – безнең якташыбыз, ул ун яшенә кадәр Буа районы Күл Черкене авылында яшәгән. Тукай белән Бакый Урманче алар ике бөек кеше”, дип белдерде Буа районы туган якны өйрәнү музее мөдире Люция Әхмәтҗанова.

Сабан туе бәйрәмендә хезмәт алдынгыларын Буа район башлыгы Азат Айзетуллов саф татар телендә котлады. Аның сүзләренчә бәйрәмдә татар халкының иң күркәм сыйфатлары: эшчәнлеге, сабырлыгы, чаялыгы, камиллеге, кунакчыллыгы чагылыш тапкан.

Милли бәйрәмнең асылы булган көрәшне сабантуйга килгән халык яңгыр астында карарга мәҗбүр иде. Көн иртәдән үк болытылы булса да, бәйрәмгә чыгучылар шактый җыелган булган. Тик һава торышы бозылгач, халык кинәт китә башлаган. Көрәшне яңгыр астында төгелләделәр.

 

 

 

Бәйле