Казанда әнисе каршында 12 яшьлек малайны бәрдерткәннәр [видео]

Кичә кич 24 яшьлек “14”ле машинасын йөртүче кыз Глушко урамында 12 яшьлек малайны бәрдерә.

Әлеге хәл егет әнисенең күз алдында була. Машина йөртүче кыз малайны “зебра”да  ян-як көзгесе белән ләктереп китә. Егет бу вакытта дустыннан өйгә кайта торган булган, юлның икенче ягында аны әнисе көтеп басып торган. Нәтиҗәдә егет аягын сындырып ачык яра ала. Машина йөртүче фикеренчә, малай юлга кискен рәвештә чабып чыккан һәм кыз аны күрмичә калган.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий