Казан кызы Ләйлә Солтангәрәева үлемендә гаеп нәрсәдә?

7 июнь көнне 28 яшьлек Казан кызы Ләйлә Солтангәрәеваның үлеме турында хәбәр ителгән иде. Каталония полиция хезмәткәрләре сүзләренчә, наркотик мәтдаләр мәет янында табылган булсалар да, кызның үлемендә алкоголь һәм наркотикларның гаебе юк. Кайбер мәгълүматларга караганда, кыз һәм 48 яшьлек Стэфано Бертонның үлемен яхтада газ чыгып тору һәм шул искә исерү белән бәйлиләр. Төгәл сәбәпләрне мәетләрнең тән һәм кан анализларыннан соң гына әйтә алачаклар.

a3ccc80834d6b764b56eaa637dcaf67c_1920x_(1)

Шунысы да билгеле, Ләйләнең дусты алдан ук Казан кызын Испаниягә барудан баш тартырга өндәгән. Аның сүзләренчә,  Россиядән килгән кызлар андагы байлар өчен бары тик уенчак һәм матурлык булып кына санала. “Кызлар белән нишләгәннәре көн кебек ачык бит”, дип белдерә ул.

Ләйлә Солтангәрәеваны Казанда күмәчәкләр. Хәзер кызның туганнары аның мәетен Татарстанга алып кайту өчен кирәкле кәгазьләр җыялар.

 

Бәйле