Казанның «Ярдәм» мәчетендәге мең кешелек ифтарга һәркем килә ала [видео]

Быел да Казанда Рамазан аенда иң зур ифтар мәҗлесләре «Ярдәм» мәчетендә үткәрелә. Анда көндәлек ифтарга килүчеләр саны кайбер көнне меңнән дә арта, хатын-кызлар ягына ирләр дә утырырга мәҗбүр. Без 8 июньдә ифтарда булып, халыкның ураза тоту, ифтарга килүнең ният-максатлары белән кызыксындык. //Азатлык радиосы//

Быел Рамазанның беренче көннәреннән үк Казанның “Ярдәм” мәчетенә ифтарга килүчелә саны меңгә тула. Кайбер көннәрне артып та китә икән, ир-атлар хатын-кызлар ягына да чыгып утырырга мәҗбүр. Гадәттә мондый мәҗлескә ир-атлар күбрәк йөри. Татарстан башкаласында көн дә зур ифтар оештыручы “Ярдәм” хәйрия вакыфы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов икенче елга хатын-кызлар өчен аерым чатыр кору ниятен әйтте. Елдан-ел килүчеләр саны арта, кайбер көннәрне яшьләргә басып ифтар кылырга да туры килә.

Аш-суны зур казаннарда утын ягып пешерәләр. Ифтар оештырырга ярдәм итүче егетләр болай арзанрак чыгадыр дип белдерде. Монда төрле милләт, башка дин вәкилләрен, сәламәтләр белән бергә физик мөмкинлеге чикле кешеләр, башка дин вәкилләрен дә очратырга була. Мәҗлестә дини җырлар, җанлы, сүз, шигырь-котлаулар ишеттерелә, боларга танылган алып баручы, татар тамадасы Гамил Нур җаваплы.

Безгә “Ярдәм” чатырында шагыйрь-баянчылар, ураза тотмаса да ифтарга килгән пенсионерлар да туры килде. Аларның ни өчен ураза тотуларын, ифтарның аларга ничек тәэсир итүен кызыксындык.

Илмир Нуриев, ифтар оештырырга ярдәм итүче егет:

“Рамазан аена кердек, Аллага шөкер барысы да әйбәт. Ураза безгә фарыз гамәл булып санала. Башка кавемнәргә дә ураза тотарга – лязем. Без аны Аллаһ ризалгы өчен тотабыз”.

Эльвира Ибраһимова, “Иман” радиосы мөдире («Ярдәм» вакыфы вәкиле):

“Ураза тота башлаган беренче вакытларда кыш айлары иде. Анда көннәр кыска, җайлырак иде. Хәзер көн, әлбәттә, озынрак, ләкин шулай да Аллаһ үзе көчен бирә”.

Илһам Исмәгыйлев, “Ярдәм” ислам милли хәйрия вакыфы президенты:

“Әгәр дә Аллаһ тәгалә ураза тотарга әмер иткән икән, әлбәттә, моның сәламәтлеккә дә, тәнгә дә, рухка да бик күп файдасы бар”.

Әнвәр Гыйниятуллин, пенсионер:

“Мин монда дога, үгет-нәсыйхәт тыңларга киләм, үзем ураза тотмыйм. Мин бүген эшләүче пенсионер. 20 сәгать ураза тотарга бик авыр. Аның өчен төнге сәгать бердә торырга кирәк. Мин элек эчә, тарта идем. Бу мәчеткә йөри башлагач, 14 ел эчмим, тартмыйм да. Бу минем өчен Аллаһ тәгалә биргән бик зур могҗиза, мин моңа шатланып бетә алмыйм”.

Рифат Сәлах, шагыйрь:

“Ураза тота торган җәмгыятьтә яшәгәч, тотмаган кешеләр белән сирәк аралашкангамы, ураза тотмау кыргыйлык булып күренә.

Беренчедән, ураза — Аллаһ тәгалә каршында гыйбадәт бит ул. Уразаның тагын бер хикмәте бар икән. Көне буе берни эшләмисең, ашамыйсың, начар сүзләрдән тыеласың, һәм шуның өчен сиңа әҗер-савап языла”.

Ринат Вәлиев, баянчы:

“Аллаһ тәгалә табигатьне дә җиңеләйтеп куя безнең өчен. Мин соңгы елларны Ураза ае вакытында эшләмәскә тырышам, иҗади ял алам. Бик сирәк кенә чыгыш ясый алам. Елга бер тапкыр бөтен иҗат кешеләренә дә бу кирәк әйбер дип саныйм”.

Раил хәзрәт Әхмәтов, “Ярдәм” мәчете имамы:

“Бу кешеләрне берләштерә торган бер ай. Аллага шөкер, Рамзан чатырында шундый дәрт, хис. Мөселман кеше, тотамы ул, тотмыймы, гарипме ул, физик яктан чикләнгәнме, ул беренче чиратта, кеше икәнен сизеп, икенче Рамазан аен көтеп ала. Бу бик вазbфалы, әһәмиятле ай. Аллаһ тәгалә шушы айда бөтен нигъмәтләрнең рәхәтлеген бирә”.

Казанда ифтар мәҗлесләре җәмгысе 30 мәчеттә оештырыла. Аларга “Сәлихҗан”, “Болгар”, “Казан нуры”, “Нурулла”, “Ислам”, “Гаилә”, “Әниләр”, “Тынычлык”, “Апанай”, “Әтиләр”, «Гадел» исемле Аллаһ йортлары керә.

Бәйле