Бәйрәм көнне Спас районындагы куркыныч авариядә өч машина бәрелешеп 5 кеше үлә [видео]

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе хәбәр итүенчә, 12 июньдә Татарстанның Спас районында өч автомобиль бәрелешкән. Авариядә биш кеше һәлак булган, берсе зыян күргән.

авария120616

Көндезге 13.32 сәгатьтә килеп ирешкән мәгълүмат буенча, Казан–Болгар трассасының 160 нчы километрында «ЗиЛ», «ВАЗ-2115», KIA Rio автомобильләре катнашында юл-транспорт һәлакәте була. Нәтиҗәдә 5 кеше һәлак була, 1 кеше зыян күрә. Бәхеткә, алар арасында балалар юк.


//Интертат.ру//

Бәйле