Ни өчен «Эфир»ның «Перехват»ында эшләгән Рамил Ибраһимов кеше үтерүчеләрне яклый? [актуаль язма]

“Эфир” каналының элекке алып баручысы, Чаллыда IT-паркны идарә итеп өлгергән, хәзер Татарстанның инновация яшь әйдаманнары берлеге җитәкчесе Рамил Ибраһимов Орландо шәһәрендә булган фаҗигане хуплавы белән иң чәйнәлгән шәхесләрнең берсенә әверелде. //Азатлык радиосы// [Римма Әбдрәшитова, Наиф Акмал]

Татарстанның танылган медиа кешесе республика данын тарата. Озак еллар дәвамында «Перехват» тапшыруында эшләгән, төрле мәдәни чараларда алып баручы булган Рамил Ибраһимовның бер язма элүе булды – ул яшен тизлегендә бөтен интернетта «популярлык казанды». Татарстан кешесенең фикерләренә хәтта Русия президенты Дмитрий Песков та аңлатма бирде. «Ибраһимовның кем икәнен белмим, әмма мондый язмалар мөмкин түгел», дип белдерде ул. Песков бу фаҗигадән соң Русия президенты Владимир Путинның АКШ президенты Барак Обама белән сөйләшүдә барлык американнарга кайгы уртаклашуын белдерүен дә искә төшерде. Популярлыкның аръягына чыкты Ибраһимов. Узган елда Татарстанның Апаста өч түшкә казны бульдозер белән таптатуыннан ким булмады бу.

Ибраһимов Facebook Вконтакте, инстаграм битендә сүгенү сүзләре кушып “Ниндидер әфган малае гей клубта 50 кешене атып үтергән, тагын 53е хастаханәдә ята, кызганыч, алар һаман үлмәгән. Алар үлеп бетәр дип өметләнәбез. Татарстанның инновация яшь әйдаманнары берлеге бу ҮТЕМЛЕ чараны хуплый” дип язып чыкты.

Шунда ук аның язмасы халык арасында тарала башлады, төрле комментлар яудырылды. Кемдер Ибарһимов болай язмас, фейктыр дип шикләнде, әмма “Kazanfirst” газетасына интернет “йолдызы” постны үзе язганын раслады

“Мин кешеләр турында түгел, ә …. турында яздым”, дигән ул.

Интернет форумнарында Рамил Ибраһимов хакында «Егет бик кыю икән, бу сүзләрен прокуратура, тикшерү комитетында да аңлатасы бар» дип язулар пәйда булды. Әллә басым астында, әллә ачыктан-ачык терроризмны хуплаучыны Русиянең прокуратурасы яки Русия Тикшерү комитеты тарафыннан эктремизмга тикшерергә тиеш дигән сүзләр шүрләттеме – билгесез, әмма фаҗигага куанып һәм калган корбаннар үлми калуына үкенеч белдереп, алары да тиздән үләрләр дип өметләнгән Ибраһимовның аккаунтындагы язмасыннан җилләр очты.

Интернетта Ибраһимовның Әлмәт шәһәре хакимиятендә эшли дигән фикер дә таралды, моңа җавап итеп Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин твиттерында: “Матбугат өчен: Ибраһимов минем команда да, Әлмәт хакимият структураларында да эшләми. Кызганычка, фаҗигаләр белән үзенә пиар ясаучы шәхесләр бар. Мондый алымнар кабул итерлек түгел”, дип язып чыкты.

Ибраһимов иртәнгә кадәр шыпырт кына дәшми утырды. Акылга утырган дисәләр, дөреслеккә туры килмәде.Ул бүген иртән Инстгарамда ни өчен 50 кешене атып үтерүне аклавы турында аңлатма бирде. Әйтергә кирәк: бик дорфа рәвештә.


Бүген исә Рамил Ибраһимов “Казанский репортер” сайты хәбәрчесенә артык хисле язганмын, арттырып җибәрдем дип әйткән. Әмма, барыбер, үкенү хисе юк, киресенчә, Рамазан айларын да, Аллаһны да, исламны кушып аңлатма биргән.

“Үтерү ул – шул ук коточкыч гөнаһ. Һомосексуализм кебек. Әйе, берсенең дә гомерен өзәргә хакы юк. Тәүбә итәм, гөнаһлымын, язганда арттырып җибәрдем.

Аллаһга шөкер, дөньяда яшәүчеләрнең күпчелеге традицион кыйммәтләргә өстенлек бирә, алар ЛГБТга каршы нәфрәтле. Орландоның гей-клубында атыш оештырган егет тә чыдый алмаган, күрәсең, клубтагы хәшәрәтлеккә түзә алмаган да ычкынган. Өстәвенә изге Рамазан ае бит әле. Халык ураза тота. Ә анда әллә ниләр эшлиләр. Мин бернинди дә террор төркемнәрен хупламадым һәм аларга теләктәшлек белдерергә җыенмыйм.

Минем бабай Бөек Ватан сугышын узган кеше. Бабай безнең көннәргә кадәр исән калган булса, яшьләрнең азгын булуына шаккатыр иде. Гейларны ботарлап ташлар иде…

Йөрәк авырта! Яшьләрнең ничек киенүенә, ничек сөйләшәүенә карагыз. Чит илдән безгә ялган кыйммәтләр тагалар, һомосексуализм – гадәти күренеш, толерант булырга кирәк, дип баш миләрен чайкыйлар. Тиздән бер җенес никахын да рөхсәт итсәләр, ни булыр? Русия үлеп бара. Балалар нәзберек булып үсә. Ун елдан соң без көндәшлеккә чыдый алмаячакбыз. Гейлар балаларны уллыка алып тәрбияли. Кешеләр, күзләрегезне ачыгыз! Бу сезнең өйләрегезгә дә килүен телисезме?” дип сөйләгән.

Сүз уңаеннан, Орландода 49 кешене атып үтергән Омар Мәтин үзе дә бик еш бу клубка йөргән булуы ачыкланган. Һөҗүм ясаганчыга кадәр ул бирегә килеп хәмер дә эчкән, аны күреп белүчеләр Омар Мәтиннең, салгач, артык агрессивка әйләнгәнен сөйләгән. Интернетта җинаятьчене мөселманнар рәтенә куймауларны сорап фикер әйтүчеләр дә пәйда булды.

Рамил Ибраһимов биргән интервьюларында ураза тоту, исламда һомосексуализм да, кеше үтерү дә коточкыч гөнаһ дип акыл сатса да, яшьләрнең тәртипсез булуы, киенү рәвешләренә йөрәге түзмәве турында сөйләсә дә, аның аккаунатларына күз салганда да, үзенең пуритан тормыш алып барудан ерак торуы күзгә ташлана.

Моңа өстәп шуны да әйтергә кирәк: Рамил Ибраһимов үзен Иосиф Сталин фанаты дип атый.

Социолог Искәндәр Ясәвиев яшь буын арасында ксенофобия, һомофобия карашлы булучылар арта дип саный. Бу Русия хөкүмәтенең соңгы еллардагы “урапатриотизм” идеологиясенә бәйле дип әйтә ул. Аны да Рамил Ибраһимовның язмасы тетрәндергән.

Искәндәр Ясәвиев

Искәндәр Ясәвиев

“Ибраһимовның язмасына карата туган беренче хис ул – ачу килү. Кешеләрне атып үтерүне аклавы ярылып ята, коточкыч хәл дип укыдым. Нәфрәт теле белән язылган текст. Аннары кешене мондый язма урнаштырырга нәрсә этәрде дип уйландым. Ибраһимов – журналист, югары белеме дә бардыр, заман кешесе, төрле проектлар башкара. Ул ачыктан-ачык нәфрәтләнеп яза икән, димәк аның тирә-ягында да, аны укыган аудиториясе дә шундый. Алар бер телдә сөйләшә. Димәк сүгенеп, үзгә кешеләргә карата нәфрәт чәчү – гадәти күренеш. Ибраһимовның бу рәвешле фикерләве, кызганыч ки, бердәнбер очрак түгел. Нәфрәт, расизм, ксенофобия, һомофобия кебек куркыныч күренеш тарала.

Рамил Ибраһимовның да, башкаларның да Сталин фанатлары булуы – Русиядәге чамадан артык патриотизм уеннарын уйнау нәтиҗәсе. Ул уенны безгә “власть” тага. Җиңү көненә аерым зур игътибар бирелә, Сталин каһарман итеп күрсәтелә. Ә яшь буын аның чоры коточкыч репрессияләр, миллионлаган кешенең үлеме белән бәйле булганын белми. Тарих дәресләрендә күмәкләштерү сәясетенең, җиңүнең дә нинди бәягә төшкәнен сөйләмиләр, корбаннар турында аңлатмыйлар. Яшьләр аны бары тик каһарман дип бәяли, шуңа да ул популяр.

Рамил Ибраһимовның канга тартылуы, башкаларга нәфрәтләнүе, үтерешне хуплавы “Перехват” тапшыруында озак эшләве белән дә бәйледер, көн саен үлем, җинаять турында сөйләү, карау кешегә уңай тәэсир итми”, дип сөйләде Азатлыкка галим.

Дмитрий Исаков

Дмитрий Исаков

Казанда яшәүче ЛГБТ активисты Дмитрий Исаков Азатлыкка: “Илдә һомофобия сәясәте хөкем сөрә. Гомәр Мәтиннең кешеләрне үтерүе – террор акты. Рамил Ибраһимов террорчы гамәлен аклый икән, җәзасын алырга тиеш. Аның бу сүзләре – экстремизм чагылышы. Аны җаваплылыкка тартуына шикләнәм”, дип белдерде.

Алексей Навальный Ибраһимовны «кеше ашаучы» (людоед) дип язып чыкты.


Рөстәм Адагамов фейсбук битендә Орландо кешеләрне атып үтерү фаҗигасен хуплаучы Рамил Ибраһимовка карата Татарстан президентына шикаять язарга чакырды.


«Мондый кешеләр Татарстан өчен – хурлык. Андыйларны инновацияләр белән бәйле структуралардан пычрак чүпрәк белән куарга кирәк. Әнә яшелчә сатсын. Мин Мәскәүдәге АКШ илчелегендә эшләүче танышыма да бу турыда хәбәр юлладым. Моңа карата фикерләрен әйтерләр дип өметләнәм”, дип язып үз укучыларын Татарстан президенты рәсми сәхифәсендә шикаять язарга кыстады ул.

Азатлык Татарстан прокуратурасына шулай ук Рамил Ибраһимовның шау-шу тудырган сүзләрдә экстримизм бармы дип сорау юллады. Шул арада Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев Ибраһимовның язмасы тикшереләчәген белдерде. «Кирәк булса, бәя бирергә белгечләр җәлеп ителәчәк», дип әйтте.

Бәйле