Кабат юл һәлакәте, “Лада” машинасында 48 яшьлек хатын-кыз җан бирә [фото]

Бүген 12.20дә Чаллы-Зәй-Әлмәт юлының 27 чакрымында “Лада Гранта” машинасы каршы полосага чыгып “Nissan Almera” автомобиленә  бәрелә. “Лада Гранта” йөртүчесенә 52, “Nissan Almera”ныкына 39 яшь була. Нәтиҗәдә “Лада” пассажиры, 48 яшьлек хатын-кыз алган яраларыннан шундук җан бирә.

img-20160615114937-735
img-20160615115829-963

Һәлакәтне күрүчеләр сүзләренчә, авариянең беренче минутларында хатын-кыз исән булган. Тик алар берничек тә ярдәм итә алмаган. Табиблар да коткарып калырга өлгермәгән.

Бәйле