“Ревизорро” Казанның пычрак кунакханәсен, кафесын, аквапаркын күрсәтте [видео]

Май азагында «Пятница» каналының «Ревизорро» тапшыруы өченче тапкыр Казанны төшерергә килә. Бу көннәрдә аның видеосы интернетка чыкты. Алар башкаладагы пычрак кунакханәне, шапшак кафе, куркыныч аквапаркны төшергән.

 

«Ревизорро»ның хәзерге алып баручысы Ольга Романовская Казанга тикшерү белән килгәч, кафе һәм кунакханәләр начар яктан ачыла.

Карл Маркс урамындагы “Фатыйма” кунакханәсе

“Ревизорро” алып баручысы тикшерүләрен “Фатыйма” кунакханәсеннән башлады. Тәртип бозулар белән кунакханәгә урнашу вакытында ук күзгә-күз очрашты: мөлаем администратор чит кешегә вакытлыча урнашучының номерын әйтте ( ә бу катгый тыела). Бәлки, ул таныш түгел, ә маньяктыр? Номерның эчендә дә бик “күңелле” булып чыкты. Буш суыткычта Ольга Романовская чәчләр, мендәр-юрганнарда сары таплар тапты. Кунакханә 5 баллдан 0 алды.

“Sushi Train” суши-бары, Җиңү проспекты 91нче йорт

“Южный” сәүдә һәм күңел ачу үзәгендәге суши-барда Ольга Романовская күпсанлы тәртип бозулар тапты: саклау вакыты чыккан ашамлыклар, чүп һәм үзе өчен ачыш ясады – сушиларда…бекон кулланыла икән. Суши-барның хуҗасы Роман, кухняга керүгә, “Ревиззоро” программасын көтүе турында ачыктан-ачык әйтте. Ләкин тикшерү барышында киресе ачыкланды: тәлинкәләр стерильләштерелмәгән, идәннәр пычрак, өстәлләрдә тузан, әмма зал үзе чиста. Суши-бар 4 тән 0 балл алды

“Добрая столовая”, Алафузов 3 һәм Бигичев 6а урамы

Ольга Романовская ашханәләр челтәрен тикшерергә уйлады. Эксперимент уңышлы үтсен өчен, челтәрдәге ике оешманы чагыштырырга карар кылды. Алафузов урамындагы ашханәдә фарш белән кәстрүлләр идәндә, саклау нормаларын бозу (өсте капланмаган ит), маркировка булмау һәм суы аккан суыткыч күзгә ташланды. Быкырдык идәннәр. Залда тәрәзә төпләрендә һәм сату автоматларында тузан табылды. Алып баручы бәдрәфкә керергә тәвәкәлләмәде – бик шапшак. Бигичев урамындагы ашханәдә ашамлыкларда маркировка бар, персонал сүзләре буенча, саклау вакыты чыккан ашамлыклар сатудан алына. Стеллажлар чиста, ә менә вытяжка шакшы. Түшәмдә-ашамлыклар өстендә үк-чебеннәргә тозак эленгән. Алафузов урамындагы ашханә белән чагыштырганда, бәдрәфе чистарак. Ольга Романовская ике ашханәдә дә ризыкларны кабып карады һәм канәгать калды. Нәтиҗәдә, “ Добрая” ашханәсе көтелгән “Ревизорро” тәкъдим итә наклейкасын алды.

Аквапарк “Барионикс”, Гафури 46

Ольга Романовская аквапаркка билет сатып алды, әмма анда аны…кертмәделәр. Ишек төбендә төшерүче төркемне кертергә ризалашмаган сакчы калыкты. Администратор катнашуыннан соң Мәскәү кунакларын, ниһаять, керттеләр. Тикшерү нәтиҗәләре: шкафлар, бәдрәфләр пычрак. Бассейннар зонасында идәндәге капланмаган, тутыккан тишекләр, хезмәткәрләр бүлмәләренең ишекләре ачык. Су хлор барлыгына тикшерүне узды, ләкин алып баручы коенырга батырчылык итмәде. Нәтиҗәдә, аквапарк программа тарафыннан бик начар дип бәяләнде.

Гөлия Галәвиева, Татар тудей 

Бәйле