Питрәчтә яшүсмер 9 яшьлек малайны коткарганда батып үлә

Кичә республиканың Питрәч районында Мишә елгасында 14 яшьлек яшүсмер, 9 яшьлек малайны коткарганда, батып үлгән. Бу хакта ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә. Шаһитлар сүзләреннән ачыкланганча, 9 яшьлек малай елгада ата-анасыннан башка коенган. Ул бата башлагач, беренче булып Колай урта мәктәбенең 14 яшьлек укучысы ярдәмгә килгән.

Әмма 9 яшьлек малай каушап, коткаручысын батыра башлаган.

Бераз вакыттан соң аларны ике ир-ат күреп алган. Беренче булып 9 яшьлек малайны ярга чыгарганнар, ә яшүсмерне таба алмаганнар.
«15 волонтер Мишә елгасын тикшереп чыга, әмма нәтиҗә булмый», — дип ачыклык керттеләр ведомствода.
17.16 сәгатьтә яшүсмернең үле гәүдәсен ярдан 8 метр ераклыкта һәм 4 метр тирәнлектән Казан водолазлары табып ала.

Матбугат.ру

Бәйле