Казанда 1 июльдән тагын фатир өчен түләүләр арта

1 июльдән Казанда торак-коммуналь хезмәтләр өлкәсендә тарифларны 3,5 процентка арттыру ниятләнә. Шәһәр башкарма комитетында билгеләп үтүләренчә, бу узган елгы индексация дәрәҗәсе — 7 проценттан 2 тапкыр кимрәк. Бу хакта шәһәр башкарма комитетының ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.

Әйтик, салкын су белән тәэмин итү бәясе 2 процентка (куб метры 18,08 сумга кадәр), җылылык белән тәэминат 4 процентка («Казэнерго» ААҖ дә — 1614,24 сум/Гкал, «Генерирующая компания» ААҖдә — 1564,25 сум/Гкал га кадәр), электр энергиясенә 7 процентка (3,43 сум/кВт/с) артачак. Уртача алганда, коммуналь хезмәтләр җыелмасы 4 процентка кыйммәтләнер дип көтелә.

Башкарма комитетның ТКХ комитеты рәисе искәрткәнчә, коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләмен Тарифлар буенча федераль хезмәт һәм Тарифлар буенча ТР комитеты билгели. Үсеш, нигездә, ресурсларга бәя артуга бәйле.

1 июльдән торак хезмәтләр бәясе 2 процентка артачак, шул исәптән гомуми файдаланылыштагы йорт тирәсен җыештыру 7 процентка, торак бинаны ремонтлау һәм территорияне төзекләндерү 7 процентка, үзәк җылыту челтәрләрен ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтүгш 6 процентка күтәреләчәк.

Элек ведомство тулай тораклары саналган торак йортларда газ җиһазлары системасына техник хезмәт күрсәтү һәм техник ремонтлауга яңа тариф кертелә. Түләү күләме бер квадрат метрга 0,28 сум тәшкил итәчәк. Сүз уртак кухнялы йортлар турында бара, бүгенге көндә ТР башкаласында аларның саны 108гә җитә.

Искәртәбез: торак бинаны карап тоткан һәм ремонтлаган өчен түләү күләмен раслау — күп фатирлы йортлар бина милекчеләренең туры вәкаләтләре. Милекчеләр йортларының гомуми милкен карап тоту буенча чаралар исемлеген һәм аларны үтәүгә түләү бәясен билгеләргә тиеш.

Моннан тыш, Казан шәһәре башкарма комитеты муниципаль торакка тарифлар билгели, аның өлеше шәһәр торак фондының якынча 8 процентын тәшкил итә.

Гамәлдәге закон буенча, гомуми җыелышта түләү күләмен билгеләмәгән милекчеләр өчен идарәче компанияләр муниципалитет раслаган тарифларны куллана ала.

 

Татар информ

 

Бәйле