Гадәттән тыш хәл! Колониядән ике тоткын качкан

19 июнь көнне иртәнге сәгать 9да  Түбән Камада 1 нче номерлы дәвалау-төзәтү оешмасыннан ике тоткын качкан.

Ильмир Закиров 3 ел 10 айга караклык өчен хөкем ителгән. Шуны да әйтергә кирәк, бу аның инде унынчы тапкыр хөкем ителүе. Аның белән бергә корал саклаган өчен 2,6 елга ирегеннән мәхрүм ителгән Владимир Ведерников та качкан.

Аларны колониядән берничә чакрым читтә, азык-төлек кибете янында тотканнар.

 

Интертат

Бәйле