1 сентябрьдән югары уку йортларында читтән торып уку мөмкинлеге булмыячак. Моның хакта Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцов игълан итте: “2016 елдан экономист, юрист булырга теләүчеләр һәм “Дәүләт һәм муниципаль идарә” юнәлеше буенча белем алучылар читтән торып укый алмаячак. Бу беренче югары белем алучыларга кагыла.”
Сергей Кравцов сүзләренчә, әлеге чара белем бирүнең сыйфатын арттырачак. Шулай ук кайбер вузлар әлеге формада белем бирүне бары тик керемнәрен арттыру өчен куллана.
(мәгълүмат ТАСС сайтыннан алынды)
—
—