Ни өчен Русия Европа футбол беренчелегеннән төшеп калды?

Европа футбол беренчелегенең В төркемендәге уенда Уэлс командасы Русияне 3:0 исәбе белән җиңде. Русия өчен бу плей-оффка чыгуның соңгы мөмкинлеге иде.

 20 июнь көнне Франциянең Тулуза шәһәрендә узган Уэлс-Русия уенында Русия җыелма командасы 3:0 исәбе белән җиңелде. Комментаторлар Уэлс командасы  Русияне «котычкыч исәп белән тар-мар итте» гыйбарәсен кулланды.

Русия командасы саклану позициясендә зур хаталар ясау нәтиҗәсендә инде уенның 11нче минутында Аарон Рэмзи исәпне ачты, 20нче минутта Нил Тейлор туп кертте. Икенче таймда танылган уенчы Гарет Бэйл өченче голга иреште.

Русия җыелмасы өчен бу плей-оффка чыгуның соңгы мөмкинлеге иде. Моңа кадәр Англия белән 1:1 исәбенә уйнап нибары 1 балл җыйган такымга оту кирәк иде. Русия В төркемендә соңгы, дүртенче урынны алды һәм чемпионаттан кайтып китә.

 

Азатлык радиосы

Бәйле