Нурлатта ГАИдан качкан машина әйләнеп капланып, кешеләре юлга чәчелә [видео]

Әлеге юл һәлакәте иртәнге сәгатьләрдә Нурлат шәһәрендә була. ЮХИДИ хезмәткәрләре шикле ВАЗ-2109 машинасын туктатырга телиләр. Ләкин машина йөртүчесе юлын дәвам итә. ЮХИДИ экипажы алар артыннан кузгала.

Нәтиҗәдә, ВАЗ-2109 машинасы идарә итүне югалтып әйләнеп каплана. Хокук бозучыларның танышы сүзләренчә, машина йөртүче, пассажир да исән. Берсе медицина ярдәменнән баш тарткан,икенчесе Чистай шәһәренең хастаханәсенә озатылган.


Инказан

Бәйле