Селфи корбаны: 15 яшьлек кыз реанимациядә

Түбән Новгород  өлкәсендә 15 яшьлек кызны селфи төшкәндә ток суккан.

Хәл Уста тимер юл станциясендә була. Апасының сүзләрен тыңламыйча, кыз поезд цистернасына менеп селфи ясарга уйлый. Нәтиҗәдә, ток сугып, кыз 45% пешү җәрәхәте ала. Хәзерге вакытта ул реанимациядә.

Кызганыч, яшьүсмерләрнең оригиналь фото ясау теләкләре, кайбер очракларда начар тәмамланырга да мөмкин. Шулай, Тулада 13 яшьлек кызның гомере 9 каттан егылап эзелә. Мәскәүдәге егет исә, электричка түбәсендә фото ясарга теләп хәлак була.

 

(мәгълүмат Вести.ру сайтыннан алынды)

Бәйле