22 июнь — Хәтер һәм кайгы көне [фото]

Төгәл 75 ел элек фашистлар Германиясе гаскәрләре СССР чиген узып, совет хәрби көчләренә һөҗүм оештыра. Бөек Ватан сугышы башлана…

 1418 көнгә сузылган канкойгыч сугышта 27 миллионлап совет кешесенең гомере өзелә. Алар истәлегенә 22 июнь Россиядә Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелә.

Татарстан башкаласы “Хәтер шәме” Бөтенроссия акциясенә кушылды. «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан традицион «Хәтер шәме» акциясе уздырды.

хщтер кцне

Казанда әлеге акция 21 июнь кичендә старт алды. Билгесез солдат һәйкәле янында «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге җитәкчеләре һәм «Яшь гвардия» активистлары һәйкәл янында шәмнәрдән «Я помню 1941» сүзен язды.

22

Бүген Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан төрле чаралар уздырыла. Казанда Җиңү паркында иртәнге сәгать 10да матәм митингы узачак, соңыннан Казанның чыгарылыш сыйныф укучылары күккә һава шарлары очыртачак. Шулай ук бу көнне Дан скверында совет чорының танылган разведчигы Рихард Зоргеның һәйкәле дә ачыла.

сугыш

 

Җиңү бик күп көч сарыф итеп зур югалтулар аша килде: 8 684 400 кеше үтерелгән, яралардан һәм коллыкта үлгән. Санитар югалтулар 18 миллион кеше тәшкил иткән. Сугыш 27 миллион ватандашның гомерен өзгән. Йөзләгән шәһәрләр, меңләгән авыллар, күп кенә предприятиеләр, завод-фабрикалар җир белән тигезләнгән. Күп санлы матди кыйммәтләр юкка чыгарылган. Авыл хуҗалыгына зур зыян китерелгән. Сугыш алып килгән хәсрәтне бәяләү мөмкин түгел.

Ленинградны блокадага алу көннәрендә балалар өлкәннәр белән беррәттән ачлык һәм салкын кичергән. Алар флотта да хезмәт куйган, партизан отрядларында разведчик, фашист концлагерьларында тоткын да булган. Сугыш аларның туганнарын һәм якыннарын, йортларын алган һәм балачакларыннан мәхрүм иткән.

Завод-фабрикаларда, колхоз-совхозларда совет сугышчыларына тыл хезмәтчәннәре ярдәм иткән, алар арасында сугышка киткән ирләрне-угылларны алыштырган картлар, хатын-кызлар, яшүсмерләр булган. Татарстан халкы уртак җиңүгә зур өлеш кеткән. 1941-1945 елларда Татарстан Республикасы сәнәгате фронт кирәк-яраклары өчен 500 төрдән артык продукция чыгарган, шул исәптә хәрби самолетлар да.

Бөек Ватан сугышы елларында Татарстаннан фронтка 700 меңнән артык кеше чакырылган, 350 меңнән артык кеше кире әйләнеп кайтмаган. 226 татарстанлыга батырлык күрсәткән өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелгән, 48 кеше өч дәрәҗәдәге Дан ордены белән бүләкләнгән, 100 меңнән артык кешегә орденнар һәм медальләр тапшырылган.

Сугыш турында фильмнар төшерелеп, китапар язылып торсалар да, әлеге көннәрнең котычкыч булуын барыбер җиткереп булмас. Сугыш ачысы ветераннарның, сугыш чор кешеләрнең йөрәк түрләрендә саклана. Кызганыч, алар да елдан ел кими. Аларның батырлыгын онытмаска һәм, иң мөһиме, сугыш булдырмаска безнең иң зур бурычыбыздыр.

 

Интертат, Татар-информ

Бәйле