Фәрит Мөхәммәтшин Кырлайга күпме турист килүен әйтте [видео]

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республикадагы туризм ул нефть тә, газ да түгел, әмма керем ягыннан ул үсештә дип саный. 21 июньдә парламентның Арчада узган күчмә утырышында ул авыл туризмына игътибарны арттырырга, туризм үзәкләренә юллар салырга кирәклеген әйтте. //Азатлык радиосы//


 

Чәршәмбедә Татарстанның Арча районында Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында үткән парламентның күчмә утырышында эчке туризмны үстерү мәсьәләләре күтәрелде. Әлеге утырыш кысаларында Мөхәммәтшин журналистлар белән очрашып туризм хакында фикерләре белән уртаклашты.

“Бу нефть тә түгел, бу газ да түгел, ләкин аның динамикасы, үсеше керем буенча, бүгенге көндә артып бара. Димәк, моңа икътибар итәргә кирәк”, диде Мөхәммәтшин. Мисал буларак ул соңгы елларда Тукай туып үскән Кырлайга баручы туристларның артуын җиткерде.

“Кырлайга гына былтыр ярты елга биш мең халык килгән иде, быел ун меңнән артык халык төрле төбәкләрдән турист булып килеп, кызыксынып йөриләр. Туризм — бүгенге көндә бу индустрия, республикага керем кертү, үзебезнең тарих белән таныштыру. Мөһим мәсьәләләрнең берсе — туристлык үзәкләренә юллар салырга кирәк, Юлы булмаса, көзен, язын халыкны автобус белән китерү җиңел булмас”, диде парламент рәисе журналист сорауларына җавап биреп.

Мөхәммәтшин фикеренчә, республиканың туризм тармагына күбрәк игътибар, дәүләт ярдәме кирәк.

Бәйле