Татарстанда өч районда куркыныч юл һәлакәте, ике яшьлек бала да була

Бүген, 23 июньдә, Татарстан юлларында берничә куркыныч транспорт һәлакәте булган. Үлүчеләр дә бар…

Әлмәт районында 9:46 сәгатьтә Казан – оренбург юлының 232 нче чакрымында өч машина бәрелешкән. Һәлакәт аркасында дүрт кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Аларның берсе урында ук вафат булган. Хастаханәгә озатылган өч кешенең икесе авыр хәлдә, диелә.

Лениногорск районында Түбән Чыршылы авылына керү юлында ике машина бәрелешә. Һәлакәт аркасында ике кешенең урында ук гомере өзелә. Моннан тыш 4 кеше тән җәрәхәте ала. Алар арасында 2014 елгы бала да бар. Зыян күрүчеләрнең икесе авыр хәлдә Бөгелмә хастаханәсенә озатыла. Җиңелчә җәрәхәт алган бала белән әнисе дә хастаханәгә җибәрелә.

Алабуга районында 11:50 сәгатьтә М-7 трассасының 1027 нче чакрымындагы һәлакәттә 5 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Җәрәхәт алучылар арасында балалар юк. Бишесе дә хастаханәгә озатылган – икесенең хәле авыр, диелә.

Интертат

Бәйле