Татарстан журналистлары мөфти белән намаз укып, авыз ачты

23 июньдә Татарстан мөфтие  Камил хәзрәт Сәмигуллин динебезгә дәгъватлаучы каләм әһелләре белән очрашты. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан журналистлар өчен махсус ифтар уздырылды. Әлеге ифтарга республикабызда чыгучы дәүләт һәм шәхси матбугат чараларыннан 60 ка якын журналист катнашты. //ТР мөселманнары Диния нәзарәте//

Бу ифтарда шулай ук мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров,  урынбасарлары – РИУ ректорый Рәфыйк Мөхәммәтшин, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин,  Татарстан Президенты аппаратының Дини оешмалар белән эшләүче идарә җитәкчесе Альберт Гарипов, “Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов,  Казан мэриясенең телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Илнур Шакиров, «Безнең Мирас» журналы мөхәррире Ләбиб Лерон һәм башкалар бар иде.

Татарстан мөфтие ифтарда катнашучыларны рамазан ае белән котлады һәм динебез үсешенә өлеш керткән өчен рәхмәтләрен җиткерде:

“Мөхтәрәм журналистлар, барыгызны да Рамазан белән котлыйм! Тоткан уразаларыбыз, укыган догаларыбыз кабуллардан булсын! Исламда иң мөбәрәк өч бәйрәм бар: Ураза бәйрәме, Корбан бәйрәме һәм җомга. Һәркайсыбызга менә шушы бәйрәмнәрне, Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылып, шатланып, бәйрәм итеп уздырырга насыйп булсын. Безгә, хәзрәтләргә, динебезгә дәгъватлау, рухи мирасыбызны саклау һәм халыкка җиткерү иң мөһим эш булып тора. Шушы эшләрне тормышка ашыруга журналистлар да бик зур өлеш кертә. Журналистларга динебезне үстерүгә зур тырышлыклар куйган өчен Аллаһының рәхмәте яусын. Без нәзарәткә республикада чыгучы һәр газетны, журналны алдырып барабыз. Шулай ук үзебезнең дә газетларны чыгарабыз, сайтлар алып барабыз. Барыбызга — журналистларга да, дин әһелләренә дә шушы Рамазан шәриф аенда җыйган рухи көч, иман байлыгы белән алга таба уңышлы эшләргә язсын. Киләсе Рамазан айларын да бердәм каршы алырга насыйп булсын!” – диде мөфти.

Аннары Камил хәзрәт бүгенге ифтарга җыю ул, матбугат аша ислам кыйммәтләрен җиткерү хакында бергәләп фикер алышу да булып торуын билгеләп узды.

Ифтар ашында дин әһелләре һәм матбугат вәкилләре үзара фикер алышты, матбугат аша Исламга дәгъватлау юлларын барлады.

Шушы көннәрдә генә «Хозур» нәшрият йорты Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның «Коръәни Кәрим. Сайланма сүрәләр» дип аталган дискын чыгарды. Ифтарда  Коръән сүрәләре дискы журналистларга бүләк ителде.

Бәйле