«Рубин» футболчысы Гекдәниз Карадәниз төзи торган мәчет нинди булачак? [фото]

«Рубин» футболчысы Гекдәниз Карадәниз ярдәме белән төзелә торган мәчет Биектау районында урнашачак. Бу хакта район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин Instagram челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итте. //Татар-информ//

“Рубин” футбол клубы уенчысы Гекдәниз Карадәниз Биектау районында мәчет төзелешен финанслый” – Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның социаль челтәрдәге сәхифәсендә бүген әнә шундый язмалы фото пәйда булды.

Узган елның көз айларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу вакытында сигез елдан артык Казанда уйнаучы Төркия футболчысы Гекдәниз Карадәниз Татарстанда мәчет төзергә нияте барлыгы хакында белдергән иде. Тик ул чакта төзелешнең кайда урнашачагы билгеле булмады. Уенчы үзе мәчетнең юл кырыенда төзеләчәге, ә тәрҗемәчесе Яшәр Озҗан Биектау районы турында сүз алып барды.

Бүген исә без мәчетнең Биектау районы Калинино авылында төзеләчәген ачыкладык. Рөстәм Кәлимуллинның да Instagramга фото куюы очраклы булмаган. Биредә Карадәниз катнашында мәчеткә нигез ташы салынган. Биектау районы имам-мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин сүзләренә караганда, шул уңайдан корбан чалынган, догалар укылган, ә кич исә шул корбан итеннән ифтар мәҗлесе оештырылачак икән.

Тәлгать хәзрәт Гайфуллин мәчет төзү турындагы идеянең якынча бер ел элек тууы турында да белдерде. Футболчының тәрҗемәчесе Яшәр әфәнде аңа үзе чыккан. “Уйлап карасаң, Кол Шәриф мәчетеннән Арча юлы белән барсаң, бер мәчет тә юк. Ә хәрәкәт биредә бик көчле. Шуңа без мосафирлар өчен мәчетне шушы авылда төзергә тәкъдим иттек”, — ди ул. Шулай ук ул җәй ахырына мәчетнең манарасы күтәреләчәген, ә кыш көне эчке эшләр башкарырга планлаштыруын да хәбәр итте. Мәчеткә исемне “Карадәниз” дип кушарга ниятлиләр.

Мәчет менә шундый булыр дип планнаштырыла:

биектау мщчете

(фото Интертат сайтыннан алынды)

Бәйле