«Казан-Шемордан» юлындагы һәлакәттә 8 кеше үлгән, икесе балалар [фото]

26 июньдә Татарстанның Теләче районында 9:34тә «112» телефон номеры аша «Казан-Шемордан» юлында юл һәлакәте булуы турында хәбәр килә. «Ситроен» микроавтобусы һәм «Хундай» машинасы бәрелешкән булып чыга. Нәтиҗәдә 8 кеше җан биргән, аларның икесе — балалар, 2002 һәм 2009 елда туганнар. Җәрәхәтләнүчеләр дә бар. Ике кеше ашыгыч ярдәм машинасында вафат булган. Моның турында Татарстанның МЧС сайтында хәбәр ителә. 

Һәлакәт урынына ашыгыч ярдәм, Россия МЧС бригадалары чакырылар. Махсус техника да кулланырга туры килә.

Хәзерге вакытта авариянең ничек килеп чыгуын ачыклыйлар.

SS10XvJnEiA

 

 

Бәйле