Казан-Шәмәрдән юлында булган һәлакәттә кем гаепле? [видео]

Саба районында булган юл-транспорт һәлакәте уңаеннан җинаять эше кузгатылды. Бу хакта ТР Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр иттеләр. //Интертат//

ТР Эчке эшләр министрлыгының Баш тикшерү идарәсе тарафыннан, Россия Җинаять кодексының 264 нче маддәсе 5 нче бүлеге буенча (Юлда йөрү һәм транспорт чарасын куллану кагыйдәләрен бозып, саксызлык аркасында ике һәм аннан күбрәк кешенең үлеменә китерү) җинаять эше кузгатылды», – диелә хәбәрдә.

Исегезгә төшерәбез: кичә, 26 июньдә, 9:40 сәгатьтә Казан – Шәмәрдән юлының 86 нчы чакрымында «Хундай IX35» автомобиле белән идарә иткән 44 яшьлек машина йөртүче каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм «Ситроен Джампер» микроавтобусы белән бәрелешә. Соңгысының йөртүчесенә 52 яшь булган.

Һәлакәт аркасында «Хундай IX35» машинасы йөртүчесе һәм пассажиры, шулай ук «Ситроен Джампер» микроавтобусы йөртүчесе белән аның өч пассажиры урында ук вафат була. Микроавтобусның ике пассажиры, аның берсе 2009 елгы ир бала, хастаханәдә үлә. Вафат булучылар барысы да Саба районыннан.

Микроавтобустагы тагын 4 пассажир (арада 14 яшьлек кыз да бар) хастаханәгә озатыла. «Аларның гомеренә куркыныч янамый, әмма алар медицина учреждениеләрендә дәвалауга мохтаҗ», – дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы министрлыгы вәкилләре. Аларның өчесе – республика клиник хастаханәсендә, берсе Саба хастаханәсеендә. Сәламәтлекләренә уртача авырлыкта зыян килгән, диелә.

Тикшерү эше дәвам итә.

(видео Бизнес-онлайн сайтыннан алынды)

Бәйле