Чыгарылыш кичәсендә көтелмәгән үлем

Татарстаннан бер төркем укучылар 26 июнь көнне ата-аналары белән бергә Удмуртиянең “Куюкское” ял базасында мәктәпне тәмамлауларын билгеләп үтәләр.

Шунда ял итү урыныннан 50 метр читтәрәк урнашкан Куюки буасы акваториясендә фаҗигале хәл булла. Су керергә киткән 1999 елгы Расил берчак иптәшләре күзеннән югала. Аны эзлиләр. Соңыннан чакыртылган водолазлар берничә сәгатьтән буадан егетнең үле гәүдәсен табып ала. Тикшерү бара.

Әлмәт таңнары

Бәйле