Гает намазының вакыты һәм төп бәйрәм чарасы кая узуы билгеле булды

Әле кайчан гына башланган Рамазан ае инде ахырына якынлашып килә. Мөселманнар соңгы ун көн аеруча гыйбадәттә үткәрергә тырыша, чөнки нәкъ бу көннәрдә Кадер кичәсе булырга мөмкин.

Ураза гаетенә дә куп калмый, быел ул 5 июльгә туры килә. Бу көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укыла. Мәчетләрдә бәйрәм вәгазе сәгать 06.30 да башлана, 07.00 дә гает намазы укылачак.

Төп бәйрәм чарасы Казанның Галиев мәчетендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узачак. «Татарстан — Яңа гасыр» телеканалында Ураза бәйрәме чарасыннан туры трансляциясе дә булачак.

Голәмәләр шурасы әгъзалары һәм  казыйлар катнашында үткәрелгән җыелышта зәкят,садакаларга карата түбәндәге  карарлар кабул ителгән:

2016 елга зәкят нисабы күләме — 224000 сум.
Фитыр сәдака нисабы күләме  — 21600 сум.
Фитырның  күләме  — 100-600 сум.
Фидия  күләме – 200 сум.

(мәгълүмат Диния нәзарәте сайтыннан алынды)

Бәйле