Истанбул аэропортында көчле шартлау була. Татарстаннан зыян күрүчеләр бармы? [видео]

28 июньдә, төнлә Истанбулда 3 көчле шартлау очрагы булган дип хәбәр ителә. Соңгы мәгълүматларга караганда, 36 кеше үлгән, 150дән артык кешегә зыян килгән.

 Шартлаулар Истанбулның аэропортынды була. Террористлар башта кешеләргә ут ача, аннары төрле җирләрдән үз-үзләрен шартлата. Зыян күрүчеләр арасында башка ил вәкилләре дә бар. Шартлау урынына күпсанлы полиция хезмәткәрләре һәм табиблар китертелгән. Барлык очышлар туктатылган,  Төрек аэропорты хәбәр иткәнчә, барлык юлчылар кунакханәләргә урнаштырыла. Әлегә “Мәскәү-Истанбул” рейслары туктатылган. Истанбул аэропортында тикшерү эшләре алып барыла.

Гадәттән тыш хәл вакытында аэропортта Чаллының «Бисеринки» балалар бию ансамбле дә булган. 15 кыз һәм аларның укытучылары Болгариягә конкурска барган һәм анда 1 урын яулаганнар. Төркия аэропортында алар икенче самолетка күчеп утырырга тиеш булаган. Билгеле инде, рейс күчерелгән. Бәхеткә, аларга зыян килмәгән.

Интертат,Бизнес онлайн 

Бәйле