Чаллы балалары Истанбулдан бүген кич кайтачак. Теракт турында соңгы яңалыклар

Болгарстаннан Чаллыга Истанбул аша иҗади бәйгедән кайтып килүче мәктәп укучылары бүген кичкә Татарстанга кайтып җитергә тиешләр. //Азатлык радиосы//

 Истанбул аэропортында теракт сәбәпле, Татарстанга оча алмаган Чаллының «Бисеринки» балалар ансамбле республикага бүген кичкә кайтачак. Бу хакта үз инстаграмда Татарстан президенты сүзчесе Эдуард Хәйруллин яза.

Истанбул аркылы Болгарстаннан иҗади бәйгедән кайтып килүче 11-12 яшьлек 15 биюче кыз хәзерге вакытта кунакханәгә урнаштырылган. Аларның берсе дә зыян күрмәгән. Элегрәк «Реальное время» Русия балалар омбудсмены Павел Астаховка сылтама белән эвакуация вакытында балаларның кайбер әйберләре һәм документлары югалуын язган иде.

Соңгы мәгълүматларга күрә Истанбулда шартлауда 41 кеше һәлак булды, 239 яраланды. Бу хакта Истанбул шәһәр башлыгы әйтте. Казаннан Инстанбулга беренче рейслар да башкарылган. Алар 11 сәгать тоткарланганнан соң оча башлаган.

 

Бәйле