Сак булыгыз! Смартфон яшь кызның гомерен өзгән

Бүгенге тормышны смартфон, планшетлардан башка күз алдына да китерергә кыен. Эштә, укуда, ялда булсынмы, кулдан телефоннар  төшми дә диярлек. Аеруча балалар, яшьләр смартфоннарга нык бәйләнгән. Мондый бәйлелек фаҗигагә дә китерә ала икән. Әле яңа гына мәктәпне тәмамлаган кызның гомере, смартфон аша аралашканда өзелгән.

Фаҗигагә юлыккан кыз уку йортына барып кайтыр алдыннан ванна кереп чыгарга уйлаган.

Моңа кадәр дә ул смартфонын үзе белән ваннага кергәндә ала торган булган. Кыз озайткыч белән смартфонын зарядкага куйган һәм параллель рәвештә дуслары белән язышуын дәвам иткән. Фаразлар буенча, озайткыч суга төшкән, кыз 200 вольтлы ток алып шунда ук үлгән.

Дачадан кайткач, әнисе ваннага керсә, кызының гомере өзелгән. Алар бу көнне кызы белән икесе социаль хезмәткәрләр әзерли торган көллияткә документлар тапшырмакчы булганнар.  Эрегән телефон кызның җилкәсендә эленеп калган.

(мәгълүмат Әлмат таңнары сайтыннан алынды)

Бәйле