Грозныйда узачак Рәсәй тарихындагы иң зур ифтарда ничә кеше катнашачак? [видео]

1 июньдә Грозныйда Рәсәй тарихында иң зур ифтар мәҗлесе узачак.  Чарада 36 мең кеше катнашыр дип көтелә.

Грозный шәһәренең башлыгы Муслим Хучиев сүзләренчә, ифтар шәһәр урамнарында узачак, барлыгы 2500 өстәл әзерлиячәкләр, аларның озынлыгы 18 км булачак.

Хәзерге вакытта аш пешерү урыннары җайга салына. Ифтар узачак урамнарга өстәмә ут баганалары да сузачклар.

“Барлык чыгымнарны үз өстенә Рәсәй герое Әхмәт-Хәджи Кадыров исемендәге фонд алган,” – дип хәбәр итә Муслим Хучиев.

Татарстан тарихындагы иң зур ифтар 22 июндә “Казан-Арена” стадионында үткәрелгән иде. Ифтарга барлыгы 10 мең кеше җыелды.

Бизнес-онлайн

Бәйле