Илшат Рәхимбай ике төрле дин һәм милләт турында үзенчәлекле фильм төшерә [видео]

Татарстанның Балтач районында туган Илшат Рәхимбайны шоу-бизнес өлкәсендә бик яхшы беләләр. Ул төшергән музыкаль клип һәм нәфис фильмнар хәтта халыкара кинофестивальләрдә дә зур урыннар яулады.

Илшат төшергән фильмнар арасында «Татарометражки», «Конец игры», «Гастарбайтер», «Сейчас» весна», «Суд» кебекләре бар.

Яңа «Представь» фильмының эчтәлеге һәм сюжеты бик үзенчәлекле. Рус һәм татар авылында ике төрле милләт һәм дин вәкилләре дус, тату яши. Иң кызыгы: ике авылдагы дин әһелләрен кеше күзенә күренми торган җепләр бәйли. Баксаң, руханилар бертуганнар икән!

Картина: «Без кем? Каян килдек? Кая барабыз?» кебек мәңгелек сорауларга тамашачы белән бергәләп җавап эзли.

Матбугат.ру

Бәйле