Ростов-Донда коточкыч яңгыр вакытында, 14 яшьлек кыз һәлак булган [видео]

30 июньдә Ростов-Донда, көчле яңгыр нәтиҗәсендә, шәһәр урамнары су астында кала, бик күпләр зыян күрә.

 Коточкыч яңгыр астына эләгеп, 14 яшьлек кыз да һәлак була. Хәзерге вакытта әлеге очрак буенча тикшерү эшләре алып барыла.  Кыз көчле су ташкынына эләгеп, машина астына  китә һәм батып үлә дигән фикер бар.

Социаль челтәрләрдә бик күп кешеләр яңгыр вакытында җилнең көчле булуы турында яза. Агачлар ауган очраклар да булган. Җилнең тизлеге секундына 25 метр тизлеккә җиткән дип хәбәр ителә. Дистәләгән йортлар утсыз калган, 8 кешегә зыян килгән.

Шәһәр башлыгы Сергей Горбань сүзләренчә, кызлары һәлак булган гаиләгә 500 мең, зыян күрүчеләргә 200 мең сум түләнәчәк.

Көчле яңгырлар якын көннәрдә дә булыр дип көтелә. Ростов-Донда гадәттән тыш хәл режимы кертелгән.

(мәгълүмат РИА новости сайтыннан алынды)

Бәйле